Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Түземлек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиргә карата мәхәббәт бәйрәме

Чаллыдагы 58нче мәктәпнең 3нче А сыйныф укучылары яза.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул көн, түземлек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар-безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз.
Галимов Илназ.


23 февраль.
Һәр елны 23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне уздырыла. Бу көнне барлык ир-егетләрне һәм кечкенә булачак сакчыларын бәйрәм белән котлыйлар. Һәрбер кеше үзенең илен яратырга, сакларга тиеш!
Зәйнетдинова Элина.


23нче февраль бәйрәме.
Әтиләрне, бабайларны котлыйбыз. Әтиемнең 23 нче февральдә туган көне. Минем бабайларым юк инде. Мин әтиемә үз кулым белән бүләк әзерлим. Ватанны саклаучылар көне – бик күңелле һәм матур бәйрәм!
Зәйдуллина Ясминә.


Булачак ил сакчылары.
Ватанны саклау – малайларның изге бурычы. Алар безнең тормышны саклыйлар. Ватан сакчысы булу дәрәҗәле һөнәр дип санала. Минем икетуган абыйларым үскәч солдатка барачаклар. Туган илебезнең чикләрен саклаячаклар.
Гришукова Аделина.


Мин горурланам.
Элек-электән шулай булган: дошман безнең җиргә килгәндә ир-атлар хәтта илебезнең хатын-кызлары килеп, аны якларга чыккан. Безнең сугышчылар һәрвакыт батырлык һәм кыюлык белән дан тотканнар. Безнең малайлар үсеп җитәр һәм илебез сагында торучылар урынын алырлар.
Бәдретдинова Ясминә.


23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул түземлек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар байтак. Ә күп кенә егетләребез киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк. Ничек кенә булмасын, алар- безнең сакчыларыбыз. Ә солдат хезмәте илгә хезмәт итү һәр егетнең изге вазыйфасы.
Гайнуллин Халид.


Булачак ил сакчылары.
Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кыю, батыр солдатлар илебезне яклый. Алар безнен тынычлыгыбызны саклыйлар. Без, ир-егетләр барыбыз да булачак ил сакчылары. Минем әтием хәрби хезмәттә булган. Үсеп җиткәч мин дә әтием кебек солдат булачакмын. Туган илебезне саклаячакмын! Хәрби бурычны намус белән үтәрмен һәм әти-әниемнен горурлыгы булырмын.
Кәлимуллин Данияр.


Булачак ил сакчылары.
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар әтиләр, абыйлар, малайлар көне буларак беләбез. Туган илне Ватанны саклау һәр ир-атның бурычы. Минем әтием, дәү әтием, бабам да ил алдындагы бурычларын үтәп армия сафларында хезмәт иткәннәр. Алар миңа үрнәк булып торалар, миндә туган илгә мәхәббәт, патриотизм тәрбиялиләр. Без малайлар-булачак ил сакчылары икәнлегебезне белеп, аңлап үсәргә тиеш. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын өчен, мин дә киләчәктә үз бурычымны үтәргә армия сафларына барырмын дип ышанам.
Мусин Илназ.


Ватанны саклаучылар көне.
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ватанны саклау — ир-егетләребезнең буыннан буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр зур ихтирамга лаек. Алар илебезнен чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдында бурычларын намус белән үтәгәннәр. Мин дә үскәч ил сакчысы булачакмын һәм ил каршында намус белән хезмәт итәчәкмен.
Галялеев Рәмзил.


Ватанны саклаучылар көне.
Озакламый 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне булып узачак. Абыйлар, әтиләр, бабайлар бәйрәме ул. Алар безнең туган илебезне саклаганнар. Бөек Ватан сугышы кырларында илебезне саклап сугышканнар. Бигрәк тә безнең малайларыбыз, егетләребез өчен истәлекле көн бу. Чөнки иртәгә Ватаныбызны алар саклаячак. Шуңа күрә бу көнне без рәхмәт әйтергә тиеш!
Вәлиуллина Әминә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев