Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туры сүзле Тукай булгансың (Тукайга хат)

Апас районы Биеш мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Рамилә Әхмәтҗанова Тукайга хат язган.

Хат язам дип, кулга каләм алдым.

Ак бит куйдым өстәл өстенә.

Ни дип языйм икән? Тынып калдым,

Күңелемдә уйлар бөтерелә.

 

Бу хатым бит гади генә түгел,

Эчтәлеген башта күзаллыйм.

Шигъри эчтәлектәге хатны,

Тукай абыема дип, юллыйм.

 

Тукай абый, шигырьләрең укыйм,

Көйгә салып укыйм юлларын.

Тылсым дөньясында йөзәм кебек,

Еракларга китә уйларым.

 

Үз чорыңның  изге кешесе син,

Әдип кенә түгел, галиме.

Ятим бала булып яшәсәң дә,

Булгансың син тирән белемле.

 

Пушкин белән Лермонтовтан

Һәрчак үрнәк алгансың.

Әкрен-әкрен югарыга менеп,

Югарыда яшәп калгансың.

 

Тукай абый, синең шигырьләрне

Күп милләтләр укый яратып.

Кыска гына булган гомереңдә

Хак тәрбия илгә тараттың.

 

Үз сүзеңне өзеп әйткәнсең син,

Туры сүзле Тукай булгансың.

Авырлыклар аша үтә-үтә,

Дөрес юлдан бара алгансың.

 

Тукай абый, шигырьләрең белән

Өйрәтәсең безне әдәпкә.

Алар аша алган тәрбия

Кереп калсын безнең гадәткә.

Рамилә Әхмәтҗанова, Апас районы, Биеш мәктәбе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев