Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туп (балалар өчен пьеса)

«Адымнар — Чаллы» күптелле гимназиясенең 4 сыйныфы укучысы Сираев Закир язган пьеса.

Катнашучылар: 
Төлке. 9 яшь, кыз.
Бүре. 9 яшь, малай.
Аю. 9 яшь, малай.
Керпе. 9 яшь, малай.
Тиен. 9 яшь, кыз. 

Беренче күренеш.
Урманда. Дуслар бер-берсенә туп атышып уйныйлар. 
Төлке. Аю, тот! 
Аю. Оооп, тоттым! Керпе, тоооот! 
Керпе. Ииии, ес! Тоттым! Бүре, тот! 
Бүре. Оп! Мин дә тоттым! Хәзер нык итеп атам! Ииии, ой...
Туп агач өстендә кала. 
Төлке. Әәәй, бүре. Нишләдең инде син?!
Аю. Хәзер тупны ничек алабыз инде? 
Бүре. Гафу итегез, мин бит алай булуын теләмәгән идем. 
Керпе. Ярар инде. Әйдәгез тупны ничек алырга икәнен уйлыйбыз. 
Аю. Бәлки агачка менеп карарбыз. 
Бүре. Әйдәгез, менеп карыйк алайса. 
Керпе. Әйдә, бүре, син беренче. 
Бүре. (Агачка менмәкче була.) Оп! Оп! Оп! (Егылып төшә.) Ай-яй-яй, авырта!
Керпе. Хәзер мин. (Агачка менмәкче була, ул да егылып төшә.) Булмый бу. 
Аю. Ну, давай! (Ул да агачка үрмәләп карый да егылып төшә.) Ай-яй-яй, аягым! 
Төлке. Ой, малайлар, мин биеклектән куркам. Әйдәгез, тупны берәр нәрсә белән бәреп төшерәбез. 
Аю. Хммм, әйдә.
Дуслар тупка таяклар, таш-мазарлар ата башладылар. Ләкин берни дә барып чыкмады. 
Керпе. Уффф, ардым. Әәә, минем бәләкәй генә башымда шундый әйбәт фикер барлыкка килде. Әйдәгез, берәребезнең өенә кайтып, тиенгә шалтыратабыз. 
Бүре. Әәә! Әйдә! 

Икенче күренеш.
Бара торгач, дуслар Төлкенең өенә килеп җиттеләр. Төлке Тиенгә телефоннан шалтырата. Ләкин Тиен җавап бирми. 
Төлке. Эх, алмады. 
Бүре. Кая йөри инде бу Тиен? 
Керпе. Телефонын тагын өйдә онытып калдыргандыр инде. 
Аю. Ничек шуны да онытырга була?! Уф! 
Дусларның кәефләре төшә. 

Өченче күренеш.
Тиен урманда йөри. Ул кәефсез.
Тиен. Эх, минем бит бүген туган көнем. Ә дусларым мине котламады. Онытканнардыр. (Тиен агач башында торган тупны күреп ала.) О! Ни бу?! Нинди матур туп! Әәә, белдем, дусларым миңа бүләк ясаганнар! Менә рәхмәт! Ә үзләре кайда соң? Хмм...
Тиен дусларын эзләп китә. Аны дуслары күреп ала. 
Төлке. Әнә бит Тиен бара. Киттек аның кырына! 
Күрешәләр. 
Тиен. Ооо, сәлам, дуслар! Бик зур рәхмәт сезгә! Туган көнемә шундый матур туп бүләк иттегез. 
Барысы да. Ээээ... Сау бул! 
Шулай минем пьесам бетә. Бөтенесе дә шат һәм куанышалар. 
Тәмам.

Сираев Закир. «Адымнар — Чаллы» күптелле гимназиянең 4 сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев