Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тукай – сабыйлар остазы

Сабыйларга юл күрсәтә Тукайның якты нуры!

Туган тел ул каныбызга
Бишек җырыннан сеңгән.
Тукай безнең җаныбызга
"Туган тел" белән кергән.
Туган телемдә сөйләшсәм,
Тукайның рухын тоям.
Тукай – кешелек остазы,
Тукай – табыныр кыйблам.
Сабыйларны өйрәтә ул
Балачактан эшләргә,
Эш агачы – җимешле, дип,
Максат куеп яшәргә.
Кирәклеген ул аңлата
Эш беткәчтен уйнарга.
"Шүрәле"дән акыл алып,
Курыкмаска, уйларга.
Инде алар беркайчан да
Җен-пәридән курыкмас,
Тукай өйрәткәнчә барса,
Афәтләргә юлыкмас.
Балага яшәү мәгънәсен
Күрсәтә шагыйрь, чишеп:
Шул кадәрле күп очып та,
Күбәләк армый ничек?
"Су анасы"н укыганнар
Мәңге булмас угрыдан,
Алар алыр олы сабак
Мәгърифәтнең нурыннан.
Тукай – милләтнең кояшы,
Шагыйрьләрнең иң зуры!
Сабыйларга юл күрсәтә
Тукайның якты нуры!

Рәсимә Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев