Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тукай сүзе

Өлкәннәргә генә түгел Тукай абыйның сүзе, Нәни, сабый, үсмерләргә Үтемле шигъри күзе.

Тукай абый минем яшьтә

Шигъри фәлсәфә корган,

Ятим җанын асрамага

Халкым үзенә алган.

 

Кара савытында – каурый,

Йомшак, нәфис, ак үзе.

Кәгазь өслегенә төшкән

Хак аның һәрбер сүзе.

 

Өлкәннәргә генә түгел

Тукай абыйның сүзе,

Нәни, сабый, үсмерләргә

Үтемле шигъри күзе.

 

Шүрәле һәм Су анасы

«Тәртип бозма, син», диләр.

Акбай,  Шәкерт, Күбәләге

«Без сиңа үрнәк», диләр.

 

Туган авылны ярату –

Халкыңны ярату ул.

Эш беткәч уйнарга чыгу –

Безнең матур гадәт ул.

 

Тукай абыйның язмышы

Бигрәкләр дә кызганыч.

Халкым язмышында Тукай

Горурлык һәм куаныч!

 

Сафина Алсинә, Мөслим лицее, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев