Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тукай ае – моң-наз уралган мәл

Чаллы шәһәрендәге 41нче мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәге иҗаты.

Тукай ае – моң-наз уралган мәл

 

Яз. Бөреләрнең тулган чагы.

Көләч кояш назлы җылыта.

Тик барыбер апрель – Тукай ае

Күңелләрдә сагыш кузгата.

 

Йөрәкләрдә дәрт уянган мизгел,

Яшел төсләр арткан бу заман.

Язның ямьле, гүзәл айларында

Тукай тәүге авазын салган.

 

Апрель. Җанга моң-наз уралган мәл.

Табигатькә һәркем соклана.

Бөек шагыйребезгә хөрмәт

Йөрәкләрдә безнең саклана.

 

Бөек шагыйрь – Тукайны олылап,

Кошлар моңын үрә бар тараф.

Бар хезмәтен күрә, данлый халык,

Дөньяларда юк ла битараф.

 

Тукай кыйбла бирде мирас итеп,

Канатыбыз һич тә талмасын.

Ихтыярлы, көчле диеп халкы

Өстән карап безгә сокланын!

Гатиятуллина Зилә, Чаллы, 8 нче сыйныф, “Ак каурый”әдәби түгәрәге әгъзасы


 

Тукайны олылап

Апрель җитә. Кояш янә

Бар җиһанга нурын өләшә.

Кошлар җырына төренеп,

Яфраклар да янә серләшә.

 

Апрель ае. Нинди ямьле

Тукаебыз туган  бу вакыт.

Һәйкәленә гөлләр сарган,

Моң агышын булмас туктатап.

 

Күңелләрнең нечкә кылларында

Яши хөрмәт Бөек Тукайга.

Һәр яз саен аны сагынып,

Тургай җырлый күм(е)леп моң-зарга.

 

Бу моң гади генә түгел,

Аңа сыйган халык язмышы.

Тукай – кояш кебек безгә,

Асылташы, язгы балкышы!

 

Сагындыкова Лилия, Чаллы, 8 нче сыйныф, “Ак каурый”әдәби түгәрәге әгъзасы


Җитәкчеләре – Вагыйзова Гөлия Наил кызы
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев