Туган җирем!
Туган җирем, газиз җирем, бик тә якын күңелемә...
Туган җирем!
Туган җирем, газиз җирем,
Бик тә якын күңелемә.
Аның матур табигате
Тартып тора үзенә.
Челтерәп ага чишмә суы,
Яратам болыннарны.
Саф һавалы, зәңгәр күге
Тибрәндерә күңелне!
Туган җир ул бер генә,
Кадерләрен белик без.
Бәхет белән тигезлектә
Гомер буе яшик без!
Газизов Булат, 54 нче гимназиянең 5Б сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев