Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган йорт

«Бик рәхәт минем күңелемә өебезгә атлап керүе». Әмир Фәрхуллин шигыре.

Бик рәхәт минем күңелемә

Өебезгә атлап керүе.

Сөенә күңелем, шатлыктан

Рәхәт хәтта чәйне эчүе.

 

Туган йортның җылы кочагы

Сиздертми икән ул талганны,

Арып-талып кайткач юллардан,

Оныттыра хәтта барганны.

 

Туган йортның эчке җылысы,

Авыл дигән йөрәк, тибәсең.

Чишмәләр җырлавын тыңласаң,

Чын бәхетне шунда сизәсең.

 

Туган йорт, биргәнсең тормышны,

Күңелең китсә дә, берегә.

Күңелең нурлана, елмая,

Туган як җирләрен күрүгә.

 

Балачак юллары – урамнар –

Карагайлар, каен, наратлар...

Инеш буе, җырлы чишмәләр,

Сихри авыл. Очкан канатлар.

 

Көн дә кайта сиңа күңелләр,

Авылым, туган йорт, сизәсең:

Синдә чын ярату, җылылык -

Кайтасымны белеп көтәсең.

 

Туган йорт, син минем күңелдә.

Туган йорт үстерә баласын,

Авылымның сихри чыңнары

Дәвалый һәм таба чарасын.

 

Сихри чишмә тәме - тәмле чәйләр

Урамнар, чишмәләр һәм балачак.

Туган йортта туган хисләребез

Безне һәрчак озата барачак.

 

Әмир Фәрхуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев