Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган ягым, туган авылым — якын минем күңелгә

Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбе укучысы Сәгыйтова Сәмирә шигырьләре.

Туган як 
Туган ягым, туган авылым
Якын минем күңелгә.
Туган якны яратып,
Яшик гомер-гомергә.

Авылымның су буйлары,
Чишмәләре бик матур!
Шул чишмә суын эчкәнгә,
Малайлары бик батыр.

Авылымның урманнары
Офыкларга сузылган.
Болыннары бик иркен,
Бала чагым шунда узган.

Туган ягым, туган авылым
Бигрәк якын күңелгә.
Кайларга гына китсәм дә,
Оныта алмам гомергә.

Туган ягым — гүзәл бакчам
Мин гөлләр арасында
Әти-әни, туганнарым
Барчасы да янымда.


Без — Тукай оныклары 

Син — танылган Тукаебыз,
Без — синең оныкларың.
Бөтен дөньяга сибелгән
Белемең орлыклары.
Калдырдың оныкларыңа
Бик мәгънәле шигырьләр.
Шигырьләреңне яратып,
Укый хәтта чит илләр.
«Кәҗә — Сарык» әкиятләрең
Барысы да җанлы кебек.
Син — яраткан Тукаебыз
Шигырьләрең мәңгелек.

Сәгыйтова Сәмирә, Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбе укучысы, 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев