Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган ягым матур да соң!

Актаныш районы Пучы авылы укучыларының иҗат эшләре.

Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы 6нчы А класс укучыларының иҗат эшләре
Укытучылары: Гөлназ Муллагалиева.


Туган ягым матур да соң!
Хафаев Габделмәтин

Туган ягыбыз матур
Алмагачлары белән.
Чишмәләре саф сулы,
Кояшы да яктырак.
Агачлары ямь бирә,
Кояш елмаеп көлә.
Балалар чишмәләрдән
Шифалы сулар эчә.
Велиханов Тимур
Матур да соң туган як!
Шундый гүзәл табигать!
Җәйнең җылы көннәрендә
Дәшеп тора тугайлар.
Шул тугайда моңлы җырлы,
Матур кошлар сайраша.
Сихри дә, син, серле дә, син,
Җырлы да син, туган як.


Хәйдәрова Азалия
Туган ягым бигрәк матур
Аккошлы күле белән.
Шул якларда бигрәк хозур
Бөдрә таллары үскән.
Якын миңа инеш буйлары.
Бигрәк текә аның ярлары.
Кашка таулар, Түбәтәйләр,
Авылымның биек таулары.


Шәехов Азамат
Туган ягым

Туган ягым матур да соң!
Туган ягым сөйкемле.
Туган ягыңа сокланмау —
Бик зур гөнаһ шикелле.
Туган ягымдагы сулар
Бик тә тәмле, шифалы.
Туган ягымдагы һава
Бик чиста һәм файдалы.
Туган ягымдагы урман —
Иң матуры, чистасы.
Анда үскән җиләк-җимеш —
Иң тәмлесе, баллысы.


Закиров Раил
Туган ягым матур да соң!
Туган ягым матур да соң!
Кояшлы көн, чиста күлләре.
Туган ягым гүзәл дә соң!
Саф сулы чишмәләре.
Туган ягым матур да соң!
Төз агач-куаклары.
Туган ягым ямьле дә соң!
Хуш исле чәчәкләре.


Заманова Рузия
Туган ягым матур да соң!

Туган ягым матур да соң!
Мин аны бик яратам.
Тирә-ягын күзәтеп,
Сокланыплар да торам.
Аның матур каеннарын,
Чибәр ап-ак чәчәкләрен,
Челтерәп аккан чишмәләрен
Мин үз итәм, яратам.


Салихова Динә
Туган ягым матур да соң!
Искитәрлек табигать!
Җәй көннәре матур итә,
Ямьле була тирә-як.
Кыш көне дә матур була
Туган як табигате.
Ап-ак карлар яуган чакта
Чанада шуулары.


Шакирова Алинә
Туган ягым матур да соң!

Ага матур мул чишмә.
Тышта ямьле саф һава.
Безне чакырып тора.
Тирә-якта — яшеллек,
Алмагачта кызыл алма.
Болында чәчәкләр дәшә:
«Өзмә безне, чибәркәй!».


Мирзаянова Әминә
Туган ягым матур да соң!
Тирә-ягы — каенлык.
Табигате яшеллеккә,
Гүзәллеккә төренгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев