Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган ягым читекләре

«Туган җирем — гүзәл Татарстан, шунда туган татар кызы мин...» Зәринә Гыйльметдинова шигыре.

Туган җирем — гүзәл Татарстан, 
Шунда туган татар кызы мин.
Бездәгедәй чиккән читекләрне 
Башка илдә барын белмимен. 

Чиккән читек кигән татар кызы, 
Күз камаша бии башласа. 
Читегенең матур бизәкләре,
Кабатланмас гүзәл тамаша. 

Татарларның йөзек кашы бит ул, 
Даны еракларга сибелгән. 
Чит илләрдә, бәлки, матурдыр да, 
Якыны юк туган илемнән.

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев