Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган авылым – Курса

Яратам мин туган авылымның Ямьле, шау-чәчәкле болынын. Яратам мин шушы болыннарда Аунап үскән атын, колынын.

Яратам мин туган авылымның 
Ямьле, шау-чәчәкле болынын.
Яратам мин шушы болыннарда 
Аунап үскән атын, колынын.

Яратамын ямьле Кесмәсен, 
Челтерәп аккан Игелек чишмәсен.
Аның суы шундый шифалы – 
СөбеханАллаһ күзләр тимәсен.

Күз алдымнан минем һич тә китми 
Җиләклекле биек таулары.
Ялан тәпи йөрим йомшак үләненнән,
Сулыш өрә наратлыклары.

Сокланамын алсу таңнарына, 
Күңел җилкенә иш(е)теп моңлы кошларын.
Ләззәт алам  текә тауларыннан 
Чана шуып суык кышларын. 

Яратам Курсамның аяз зәңгәр күген,
Кырда күкрәп үскән игенен,
Яшеллекләр хөкем сөргән иңкүлеген,
Куе үскән әрәмәлеген.

Гайнуллина Зөләйха, Арча районы, Югары Курса авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев