Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган авылым – Кирмәнем

«Алабуга-Адымнар» күптелле белем бирү комплексы укучылары арасында Тукай көннәренә багышлап, «Мин иҗади кеше» дип аталган әдәби бәйге узган. Шулар арасыннан берничә иҗат җимешен сезгә тәкъдим итәбез.

Иркә песи

Ак песинең балалары

Аклары бар, каралары

Алты бөртек барысы,

Арада бар сарысы.

Тәүге кат күзен ачуга,

Тәпиенә басуга,

“М-м-м”- диеп тә тормады

“Мяу, мяу!”- дип җырлады.

Тавышының көрлеге

Үзенең чибәрлеге,

Күзләренең зурлыгы,

Төсенең матурлыгы!

Хәйран калды ак песи

Аннан китте мактанып

-Әй, күршеләр, камиллекне,

Күрсә әгәр күзегез!

Бу матур һәм тәрбияле-

Минем улым, белегез!  

Сөләйманов Камил

“Адымнар-Алабуга күптелле белем бирү комплексы”ның

5Б сыйныфы укучысы

 

Минем дусларым

 

Шәһәр кызы булсам да мин
Авылга бик еш кайтам.     

Шәһәр фатирында яшәп

Дусларны сагынып ятам.

 

Анда мине көтеп тора

Яңа туган бәтиләр,

Карап туймыйм үзләренә -

Бөдрә тунлы, тәтиләр.

 

Бабаемның сараенда

Нәрсә генә яшәми!?

Үзләрен бутамас өчен

Исем белән дәшәмен.

 

Менә бу- Куянбикә,

Бусы кәҗә – Миләшкәй.

Сыер малае бозау да

Сөт эчәргә иләшкән.

 

Башка кыз һәм малайларга

Мәче, эттер дус була.

Ә миңа йорт хайваннары

Якынырак, үз була.

 

Мин аларны ашатам,

Печән бирәм, сөт бирәм,

Кәҗә белән дуслык булса-

Үзем савып сөт эчәм.

 

Башка төрле хайваннарны

Яратсын, малай-кызлар!

Куян, сарык, кәҗәләр-

Болары минем дуслар!

Фирүзә Сәлимова

“Адымнар-Алабуга күптелле белем бирү комплексы”ның

3В сыйныфы укучысы

 

Туган авылым – Кирмәнем

 

Туып үскән авылым минем

Син ул  - Урта Кирмәнем.

Мондый гүзәл авылны мин

Беркайда да күрмәдем.

 

Көмеш сулы күлләреңдә

Йөзә алтын балыклар.

Аккош тавын бер күрергә

Ашкынып кайта халыклар.

 

Сылу каеннарның суы

Эчеп туймаслык тәмле.

Гүзәл тәбигатьле авылым,

Бар дөньяда иң ямьле.

 

Туган авылым – Кирмәнем,

Синдә яшәве рәхәт!

Йомшак яшел болыныңда

Үстергән өчен рәхмәт!

Сәид Мөхәммәтҗанов,

“Адымнар-Алабуга күптелле белем бирү комплексы”ның

 4В сыйныфы укучысы

                                            

 Кояш

Кояш карый елмаеп,

Безнең белән шаярып.

Күзләрне без йомабыз,

Ача алмый торабыз.

“Кояш,”- дибез. “Шаярма,

Күзгә туры карама.

Әйдә, уйныйк бергәләшеп,

Кер дә безнең арага.”                

   Камил Кәримов,

 “Адымнар-Алабуга күптелле белем бирү комплексы”ның 3В сыйныфы укучысы   

 

 

Җәйге Яңа ел

 

Җәйге иртә. Куян торган,

Бит кулларын ул юган.

Киткән аннан урманга

Матур чыршы юлларга.

 

Чыршы зур, матур булган,

Бүлмә ямь белән тулган.

Йолдыз, уенчык куйган,

Җырлап, биеп тә туйган.

 

Ә урамга караса!

Җирдә бер кар булмаган,

Буран да дуламаган.

Өйдә чыршы булып кына

Ел яңадан тумаган.

 

  Әминә Рәхимова,

 “Адымнар-Алабуга күптелле белем бирү комплексы”ның 3Д сыйныфы укучысы

 

 Яз килгән

Уянып киттем,

Тәрәз какканга.

Дустым сыерчык,

Килгән бит таңда.

Сикереп торып,

Чыктым урамга.

Яз килгән икән,

Җанланган бар да.

Гөрләвек ага,

Урам тутырып.

Кояш елмая,

Нурларын сирпеп.

Бу матурлыкка

Мин дә сөенеп,

Шигырь язамын

Юллар тутырып.

Ислам Вәгыйзов,

“Адымнар-Алабуга күптелле белем бирү комплексы”ның

3Д сыйныфы укучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев