Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган авыл кадере

Актаныш кадет интернат-мәктәбе укучысы Йосыпов Динислам иҗаты.

Туган авыл кадере
 
Үскән саен туган авыл
Күңелгә керә икән.
Туган авыл кадерләрен
Һәркем дә белә микән?
 
Якын аның инеше дә,
Якын болын-кырлары.
Челтер-челтер чишмәләрнең
Бик файдалы сулары.
 
Авыл урамында уйнап
Үскән дуслар чын дус бит!
Алар икейөзле түгел,
Андый дуслар гомерлек!
 
Күршеләрне генә әйт син!
Алар тугандай якын.
Рәхәт яшәрсең диләр бит
Хакласаң күрше хакын.
 
Ни дисәң дә бер шәһәр дә
Алыштырмый авылны.
Авылыңнан ерак яшәү
Җиңелме ул, авырмы?..
 
"Җиңел!" - дияр яшьләр, һич тә
Уйлап-нитеп тормыйча.
"Бик читен..." - дип авыр сулар
Өлкәннәр ашыкмыйча.
 
Авыл - икенче әни ул,
Авыл - ул туган бишек.
Кайчан сагынып кайтсам да,
Авылым, ач син ишек!

Йосыпов Динислам, 10нчы класс.


Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев