Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Төшләрдән - чынбарлыкка

Төшемдә кычкырганыма куркып, күзләремне ачып җибәрдем. Диязның төшләремә кергәне бар иде, ләкин монысы башка...

Көн караңгыланып килә икән. Шулвакыт бер зур гына кара кош, әллә тилгән, әллә бөркет Диязны якасыннан күтәреп алып китәргә җыена. Ә мин (янымда тагын кемдер бар) кошны куркытмакчы булып кычкырам, чабам икән. Бераз очып барганнан соң, кошның авызыннан Дияз ычкынып, җиргә килеп төшә. Мин йөгереп барып, Диязга ярдәм итмәкче булам, әмма булдыра алмыйм. Ярдәмгә теге янымдагы кешене дә чакырам...  Төшемдә кычкырганыма куркып, күзләремне ачып җибәрдем.  
Диязның  төшләремә кергәне бар иде, ләкин монысы башка... 
Дияз белән без балалар бакчасыннан бирле гел дус булдык. Бер-беребезгә кайгы-шатлыкларны, серләрне, яңалыкларны сөйлибез. Ләкин шунысы кыен: хәзер икебез ике шәһәрдә. Ара ерак булганга, телефон аша гына аралашабыз, рәтләп күрешкән дә юк. Әмма дуслыкка ара ераклыгы киртәмени! 
Ниһаять, без үзебез теләгән югары уку йортларына кереп, аларны уңышлы гына тәмамладык. Дияз төзелеш компаниясенә  урнашты, ә мин дипломымны яхшы гына яклап, эш эзли башладым. Кызганыч, үзем укыган шәһәрдә миңа ошаклы һәм яраклы эш табылмады. Миңа икенче шәһәргә барып карарга тәкъдим иттеләр, Дияз яши торган. Шул ук көнне  мин аңа хат яздым. 
“Дияз, сәлам. Эш эзләдем, эзләдем, ләкин кирәклесен тапмадым. Шуңа күрә сезнең шәһәрдән эзләп карамакчы булам.” Әлеге хатны Дияз укырга өлгермәде, мин инде чемоданнарымны җыя башладым. Чөнки миңа дүшәмбе көнне шунда булырга кирәк иде, җитәкче белән сөйләшер өчен. 
Дүшәмбе көнне  иртә белән мин килеп җиттем. Ләкин Дияздан бер хәбәр дә булмады, хәтта ул минем язган хатны да укымаган иде. Җитәкче белән күрешкәннән соң,  ни уйларга да белмичә, мин Диязның фатирына киттем. Килдем, кыңгырауга бастым. Беркем дә җавап бирмәде, ишек тә ачмадылар. 
Шулай аптырап басып  торганда, каршы фатирда яшәүче  бер апа чыкты.
    - Исәнмесез. Сез кем буласыз?
    - Исәнмесез. Мин аның якын дусты, күрше шәһәрдән килдем. Киләм дип хәбәргә чыккан идем, җавап булмады. Шуңа фатирына киләсе иттем, ә монда ишек ачучы юк. 
    - Беләсезме, аның инде 3 көн өенә кайтканы юк, кайда икәне билгесез...
Минем аптырап басып торуымны күреп, апа сүзен дәвам итте:
- Без Диязны күптән беләбез, тәртипле, акыллы егет. Берәр кая китәсе булса, безгә әйтеп китә иде. Бу юлы  әйтмәде. Белмим инде, бәлки өенә кайтып киткәндер. 
    - Кайткан булса, әйтер иде ул.... Ярый, алайса, ярдәмегез өчен рәхмәт. Алай да  миңа телефон номерыгызны бирә алмассызмы? 
Апа миңа -  үз номерын, ә мин аңарга үземнекен бирдем дә, берәр нәрсә белсәк, хәбәрләшергә килешеп саубуллаштык. Мин аны кайдан эзләргә  дә белмичә чыгып киттем. Шулвакыт аның дусты Салих искә төште. Алар бергә укыдылар һәм якын аралашалар иде. Минем Салихны күргәнем булмаса да, фотосын Дияз телефоныннан күрсәткәне бар иде. Барын да алдан күрергә өйрәнгән Дияз миңа аның телефон номерын да биргән иде. Шуңа шалтыратып карадым һәм ул минем белән күрешергә булды. Ярты сәгатьтән соң Салих килде. 
    - Сәлам, сәлам, дустым. Ни булды? Син монда нишләп йөрисең соң әле?
    - Сәлам, Салих. Мин эш эзләп монда килгән идем. Килгән-килгән, Дияз янына кереп чыгасы идем – ул фатирында юк..
    -  Ничек соң, эш мәсьәләсен хәл иттеңме?- дип сорады Салих, минем соңгы сүзләремне ишетмичә.
    - Әйе, ләкин менә Диязны таба алмадым. Инде фатирына да барып карадым, ишек ачучы булмады, күрше апасы әйтә, 3 көн кайтканы юк инде ди. 
    - Бу бер дә аңа охшамаган. Хммм... Миңа да берни әйтмәде. Бәлки, аны да эш буенча берәр җиргә җибәргәннәрдер? Әйтмәдеме?
   - Әйтмәде шул. Шикләнәм инде мин. Берәр нәрсә булды микән дип борчылам, йөрәгем нидер сизә кебек.
   - Әйдә, алайса, хастаханәләргә шалтыратып карыйк.
Ышанасызмы?!  Хастаханәләрнең берсендә  шундый фамилияле кеше барлыгы билгеле булды, без шунда ашыктык. 
Килеп җиткәч, шәфкать туташы безгә анын хәле турында  һәм ничек монда эләккәне турында сөйләде. Ул олы юлдан кайтып килгәндә, авариягә эләккән икән. Хәле читен, 3 көн аңсыз ята икән. 
Без табиблар белән сөйләштек һәм безгә аның янына керергә рөхсәт иттеләр. 
Керүгә үк, минем күздән яшьләр ага башлады. Салих сүзсез калды. Дияз ничәмә-ничә аппарат астында ята,  бинтка төренеп беткән, көчкә сулый. Мин ни уйларга да белмәдем.
    - Салих, нишлибез? Нишләргә безгә?
    - Башта тынычланырга кирәк. Барысы да яхшы булачак дигән фикерне баштан чыгармаска кирәк. Тереләчәк ул, тереләчәк. Дияз безне ташлап китә алмый, алмый инде....
Шәфкать туташы керде һәм безгә бүлмәдән чыгарга кушты. Без аңа үзебезнең телефон номерларыбызны калдырдык. Берәр нинди үзгәреш булса, хәле читенәйсә, аңга килсә, шунда ук шалтыратырга куштык. 
Ике көн мин юньләп ашамадым, эчмәдем, эш турында уйламадым да. Ярый, Салих үзенә яшәп торырга кертте, аның белән күпкә җиңелрәк иде. Өченче көнне төнлә белән  телефон шалтырады. 
   - Исәнмесез, Нәргизә.
   - Исәнмесез.
   - Мин хастаханәдән сезгә шалтыратам. Дияз аңына килде.
   - Чынлапмы? Без хәзер килә алабызмы?
   - Әлбәттә.
Мин тизрәк күрше бүлмәдә йоклап ятучы  Салихны уяттым да  Дияз янына хастаханәгә  киттек. 
Килеп керүгә, мин теге көнге  шәфкать туташын күреп алып,  янына бардым.
    - Ничек аның хәле? Ярыймы? Әллә читенме?
    - Хәле ярыйсы, әле күптән түгел генә аңына килде, табиблар шуның янына кереп киттеләр. Чыккач, алар белән сөйләшеп алырсыз.
Без коридорда табибларны көттек. Озакламый алар чыкты һәм берсе безгә карап:
    - Сез аңа кем буласыз? – дип сорады. Мин тизрәк җавап бирергә ашыктым:
    - Без аның якын дуслары. Табиб, хәле ничек Диязның?
    - Хәле тотрыклы, әмма авыр. Берникадәр вакыт безнең күзәтү астында булачак. Табиб безгә аның янына керергә рөхсәт итте. Икебез ике якка утырдык. Дияз аппаратлар астында, әкрен генә сулыш алып ята.  Без кергәч, күзләрен ачты.
   -  Дияз, таныйсыңмы безне?  
 Ул әле миңа, әле Салихка әкрен генә күз йөртеп алды да бераз вакыт эндәшми торды.
Салих белән тын да алырга куркып торабыз. Хәтерен югалтмаса ярар иде дип уйладык. 
    - Без бу, Нәргизә белән Салих, синең якын дусларың. Икәү бергә сабый чактан ук уйнап үстек. Таныдыңмы?
    - Әйе, таныдым. Син – Нәргизә, ә ул - Салих. Ни булды миңа? Ник монда мин?
    - Син куркыныч авариягә эләккәнсең. Безгә берни дә әйтмәдең, сине атна дәвамында эзләдек һәм син монда дигән хәбәр килде. 
Шул вакытта  табиб керде. Аны карап чыкты һәм безгә Дияз яныннан чыккач, үзен күрергә кушты.
Табиб безгә куркыныч бер хәбәр әйтте: “ Дустыгызның умыртка баганасына зыян килгән, аяклары хәрәкәтләнә алмый, дәвалану күп вакыт таләп итәчәк”.
Бу хәбәрне ишеткәч, мин нишләргә белмичә елап җибәрдем.
    - Нәргизә, елама, барсы да әйбәт булачак. – диде Салих, мине тынычландырып.
Без табибка Диязның башка бер якын туганнары да юклыгын, әти-әниләренең дә бер-бер артлы үлеп китүләрен җиткердек. Берәр төрле ярдәм кирәк булса, безгә хәбәр итәргә куштык.
Ә тормыш дәвам итә. Мин эшкә урнаштым, эшем бик әйбәт, нәкъ минем күңелгә ята торган. Салих та эше белән төрле шәһәрләргә йөреп, безгә сувенирлар алып кайта. Дияз әкрен-әкрен генә йөрергә өйрәнә. Ул бик үҗәт булып чыкты:  бертуктаусыз шөгыльләнә, авыртуларга карамыйча, ике-өч  адымнан башлап, ун адымга кадәр үзе генә атлый башлады. Без аның һәр уңышына сөенәбез.  Салих та, мин дә, буш вакытыбыз булуга, Дияз янына ашыгабыз. Тик шунысы кызганыч: Диязны ике елга якын йөргән кызы ташлаган. Ник дисезме?  Сәбәбе билгеле - авыру кеше белән тормышын 
бәйлисе килмәү. Моны Дияз бик авыр кичерде: ипсезләнде, кан басымнары күтәрелде. Әмма ул үзен бик тиз кулга алды: бөтен көчен җыеп, аякка басарга тырышты.
Мине  өч айга башка шәһәргә командировкага җибәрделәр. Бу тәкъдимнән мин баш тарта алмадым, чөнки ул минем киләчәгемне хәл итәчәк эшлекле сәфәр иде.   
Шул өч ай эчендә  мин яңа кешеләр белән танышып беттем, әле үземнең коллегам булырга өлгергән кытай егете белән еш аралаша башладым. Ул үзе Пекиннан булса да, милләте буенча татар, минем кебек тәҗрибә тупларга килгән. 
Мин  дусларым белән һәркөнне кичләрен телефоннан сөйләшеп алам. Бүген дә икесе белән дә хәбәрләшеп алдым. Дияз үзе генә йөри, йөгерергә өйрәнәсе килә икән. Салихның да эшләре алга бара. Мин алар өчен  чын күңелемнән шат, чөнки алар минем иң якын кешеләрем. 
Сөйләшеп бетергәч, йокларга яттым. Шуннан төн уртасында кисәк уянып киттем. Төш күргәнмен. Янәсе, Дияз  аяклары яраланган кошны өенә алып кайтып дәвалаган да һавага очыра. Шуңа бик сөенгән. Шатлыгыннан нишләргә дә белми...
Уянгач, мин дә шатланып куйдым. Димәк, Дияз белән бар да әйбәт.
Палатада авырып ятканда, Дияз безгә, терелеп аягына басуга, диңгез буена сәяхәткә барып кайтырга теләге барлыгын белдергән иде. Менә шуны исенә төшереп, миңа шалтырата: “Өчәү рәхәтләнеп күңел ачып кайтабызмы? Диңгез һавасы миңа да файдалы булыр. Кайт та тизрәк, китәбез!” Ул миңа тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде: “Сиңа әйтергә онытып торам, мине бит төзелеш компаниясенең җитәкчесе итеп куйдылар, булам дидем – булдым. Үз хыялыңа ирешергә кирәк, нинди генә авырлыклар туса да, нинди генә газаплар чиксәң дә. Башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк!”.
Күргән төшем турында уйлап куйдым. 
Бер айдан соң, мин кайттым. Күргәнемә ышанмассыз... Дияз мине каршы алырга килгән! Үзе! Атлап! Шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Салих та аның янында.
    - Син командировкада  булганда, Дияз үзе өстендә бик нык эшләде, тизрәк йөрергә  тырышты. Беркөнне, беләсеңме, нәрсә ди, Нәргизәне каршы алырга барам, ди. Мин әйтәм, кирәк түгел, аягыңда нык басып тора алмыйсың бит әле. – Ә мин тырышам, ул кайтканчы өлгерәм әле мин, - диде. Шулай итеп, тырышты, сине каршы алды. Шаккатам мин Диязның тормышны яратуына, ихтыяр көченә. 
Дияз сүзендә торды. Безнең өчен җайлы вакытны сайлап, Кара диңгез буена өч кешегә билетлар алган. Шулай итеп, без бу хыялыбызны да тормышка ашырдык. Диязга рәхмәт, гаиләле булганчы, өч дуска истәлекле бүләк иде бу. Өчебезнең дә бүгенге көндә тормышларыбыз әкрен генә җайланып утыра. Дияз хастаханәдәге шәфкать туташы белән тормыш корып җибәрде. Минем дә яраткан эшем бар. Команировкада танышкан кытай татары белән аралашам, сирәк булса да очрашкалыйбыз. Ә Салих башка шәһәрдә зур төзелеш проектын башлап җибәрде, өйләнде. 

Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мингарипова Адилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев