Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тормыш

Әмир Фәрхуллинның яңа шигырьләре.

***

Тормыш
Агачлар яра үз яфракларын
Кояш киптерә зур җирнең канын.
Яфраклар оча җил уңаена
Аңламый алар агачның җанын.

Төрлене уйлый малай һәм кызлар
Көн саен көтә әңгәмә алар. 
Яфрактай очып бөтереләләр
Җилнең көенә тик агылалар.

Агачлар ата үз яфракларын
Кайсысы бик тиз, кайсы бик акрын.
Эшләр шомарта һәр кеше кулын
Эшләр уята күңелдә дулкын.

Эшләр уята җаннарда дулкын
Эшләре оча җил уңаена.
Берәүләр оча, берәүләр кача,
Кайсысы шыта, кайсысы сына.

Яфраклар сизсә агачның җанын,
Очмаслар ерак, аңларлар зарын.
Бик биек агач очырткач яфрак
Язын һәм көзен уйлыйдыр тагын. 

***
Көтәм
Күзләрем күргән рәсемне, көтәм
Янәдән бик килә шул күрәсем.
Авызым әйткән сүзләрне килә,
Янәдән сүтәсем, йә үрәсем.

Сүзләрем күренә йә энҗедәй,
Кояшта, йә ачык тузандай.
Ә болытлы көннәрдә карасам,
Матур күренмиләр никтер алай.

Китмә, янымда кал кояшлы көн
Аңлармын һәрчак сүзнең мәгънәсен.
Кояшта энҗе чык нык ялтырый,
Көн ачканчы иртәнге пәрдәсен.

Зәңгәр күктә очкыч эзе кылдай
Тора-бара инде бик киңәя.
Вакыт узгач һәр сөйләмнең гаме
Аңлашыла һәм дә тирәнәя.

Куе чәйдә гел куелык инде
Сөт салганда әзрәк агарачак.
Куелыкны сөт аклыгы җиңде,
Кояшта күңелләр яңарачак. 

Әмир Фәрхуллин, 16 яшь, Мамадыш районы Кече Кирмән авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев