Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тик торганнар заманасы артта калды!

Мөслим районы Мари Бүләр мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Мирсалихова Зәринә үзе турында яза.

Таныш булыйк, мин Зәринә, Мари Бүләр мәктәбеннән.

Күпләр таный торганнардыр, мин - алдынгылар рәтеннән.

Вакыт юкка һич зарланмыйм, бар эшкә дә өлгерәм,

Тик торганнар заманасы артта калды – мин беләм.

Заман белән гел янәшә атлап, барсаң һәрдаим.

Креатив һәм бик мобиль булачагың тәгаен.

Аның өчен күп кирәкми, бер шарты бар шулай да -

Эч серләремне әз генә сөйләп китим уңайга,

Селфи ясау өчен һәркөн матур интерьер кирәк,

Шуның өчен юам, җыям, тик утырам бик сирәк.

Кәрәзле телефон хәзер һәр кешенең кулында,

Ни пешерә, ни төшерә башкалар хозурында.

Блогер буласың килсә, ерак барасы түгел,

Чын күңелдән тотынсаң, лайк җыю бик җиңел.

Аның өчен бары тик үзең булырга кирәк,

Күрше әби-бабайларга ярдәм итәргә кирәк.

Әйдаман хезмәтен дә читтә калдырмыйм бер дә,

Уйнап, көлеп, чын күңелдән катнашамын һәр җирдә

Спортны  да бик яратам, укуда да алда мин.

Җырлыйм, биим, шигырь язам һәм дә бик матур сөйлим.

Олимпиада һәм бәйгеләр минем өчен бик мөһим,

Хатасыз постлар язу - хәзер күпләргә читен.

Уйнап кына башлаган эш әйләнде гадәтемә,

Дан, шөһрәт тә кирәк түгел, таянам сәләтемә.

Вакыт юк дип зарланулар күпләргә сәбәп кенә,

Эшең уңар, туры килсә, күңелең халәтенә.

Мирсалихова Зәринә, 7нче сыйныф, Мөслим районы Мари Бүләр мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев