Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тигез булсын әти-әни

Тукай районы Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Садыков Гаяз шигыре.

Исәнмесез, хөрмәтле «Көмеш кыңгырау» газетасы. Мин, Садыков Гаяз, Татарстан республикасының иң матур төбәкләренең берсе булган, татар халык җырчысы Илһам Шакировның туган авылы - Яңа Бүләк авылы урта мәктәбенең 6нчы сыйныфында белем алам. Мин Сезне бик яратып укыйм. Бүген мин сезгә үземнең әти-әниемә багышланган шигыремне җибәрәм.

Тигез булсын әти-әни,
Алар миңа бик кирәк.
Әти-әни җылысын
Тели бит һәрчак йөрәк.

Дөнья матур, дөнья киң,
Матур яшәп узарга.
Әти-әни һәрчак әзер
Ярдәм кулы сузарга.

Әти-әни сөендереп,
Яхшы булу теләгем.
Яшәү өчен гыйлем кирәк -
Белем бирә мәктәбем.

Бәйрәм якынлашып килә
Нинди бүләк бирергә.
Минем алган «бишле»ләрем
Ул бит бүләгем сезгә.

Иң якты теләкләр белән
Алга таба чабам мин.
Ләкин исемем үзгәрми -
Гаяз булып калам мин.

Садыков Гаяз, Тукай районы Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев