Тәрбияче — нинди мәгънәле сүз!
Тәрбияче тормышымда беренче көннәрдән үк минем янәшәмдә. Бу яктан мин бик бәхетле, чөнки әнием Рәйлә тәрбияче булып эшли.
Тәрбияче тормышымда беренче көннәрдән үк минем янәшәмдә. Бу яктан мин бик бәхетле, чөнки әнием Рәйлә тәрбияче булып эшли. Әнием үз эшен тәрбияләнүче сабыйларын чын йөрәге белән ярата, һәр яңалыкларына сөенә, авырсалар алар өчен көенә. Без бу мәхәбәтне әнием балалар турында сөйләгәндә янып торган күзләрендә күрәбез. Ә күп кенә бәйгеләрдә урыннар алуы – хезмәтенә җаваплылык билгесе, тырышлыгы нәтиҗәсе. Каникуллар вакытында мин дә әниемнең эшенә барам. Чөнки киләчәк язмышымны тәрбияче һөнәре белән бәйләргә телим. Гөнаһсыз күзләр белән карап торган сабыйларга булышу, уйнатып күңелләрен күрү, ярату күңелгә рәхәтлек бирә.
Тиздән тәрбиячеләр көне җитә. Мин бик шатмын календарь битендәге бу көнгә, чөнки алар моңа лаек.
Мин әниемә һәм үзем бакчада йөргәндә хезмәт куйган һәр хезмәткәргә башымны иеп рәхмәт җиткерәм.
Киров урта мәктәбенең 9нчы класс укучысы Шайхуллина Зәринә.
Җитәкчесе - Гаянова Йолдыз Заһидулла кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев