Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тәрәзәдә бизәкләр

Суык бабай тәрәзәгә ясаган бизәкләр. Аның рәсеме язгача тәрәзәмне бизәкләр.

Тәрәзәдә бизәкләр

Суык бабай тәрәзәгә
Ясаган бизәкләр.
Аның рәсеме язгача
Тәрәзәмне бизәкләр.

Суык бабай рәсеме
Ак буяуга манылган.
Ул бөек рәссам, әлбәттә,
Бар дөньяга танылган.

Төрле төсләр кулланмый,
Бизәкләре тик актан.
Бигрәк тә шәп ясый,
Остарак юктыр аннан.

Әле аңа хат язам,
Мине дә өйрәт диеп.
Рәсем ясарга керешәм,
Йөреп булмас гел биеп.

Рафикова Алинә, Чаллы шәһәре,  8нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  
түгәрәге әгъзасы


Табигать  серен белик!

Көннәр бик салкын тора,
Бер кош та очмый тышта.
Мамык шәл ябынсалар да,
Салкынча бугай кышта.

Җәен дә шул шәлләрен
Никтер салмыйлар алар.
Салкында  да, кызуда да
Нык интегәләр кошлар.

Әгәр тылсымчы булсам,
Тилмермәс иде кошлар.
Җәен күлмәкләр бирсәм,
Кышын өләшәм туннар.

Әгәр тылсымчы булсам,
Кошларны аңлар идем.
Елның һәр фасылында
Шартлар тудырыр идем.

Моңнары ел буена
Агылыр иде туктамый.
Туган якта яшәр иде,
Һичберсе дә югалмый. 

Кошлар дусларыбыз ич,
Аларга ярдәм итик!
Тылсымчы булмасак та,
Табигать  серен белик!
Закирова Әдилә, Чаллы шәһәре,  8 нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  
түгәрәге әгъзасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев