Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Таянычым - абыем

Абый киткәч, миңа бик күңелсез калачак.

Минем абыем 11нче сыйныфта укый. Быел ул мәктәпне тәмамлый.

Кечкенә вакытта без абый белән еш кына сугышып ала идек. Шуннан бер көнне ул минем нервларымны чыгарды да мин аның телефонын стенага тотып аттым. Тик мин аны ватылмас дигән идем, әмма аның экраны тулысынча чәлпәрәмә килде. Аннары ул мине әнигә чыгып әләкләде. Менә шулай кызык яшәгәнбез инде без аның белән.

 

Хәзерге вакытта без бик тату яшибез.Ул янәшәдә булганда, мин үземне калын стена артында кебек тоям. Узган җәйдә абый мине машинада йөртте. Аның белән машинада йөрү әти белән йөрүгә караганда да кызыграк. Әле кичә генә каршыма эт килеп чыкты. Ярый әле абый янында идем, аның артына качтым. Ул булмаса, йөрәгем тәнемнән чыгып качар иде. Абый киткәч, миңа бик күңелсез калачак. Хәзердән үк шул хакта уйлап моңсуланам.

Зәйнуллина Миләүшә - Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев