Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тагын ни кирәк?

Чаллыдагы 54нче гимназия укучылары яза

Тагын ни кирәк?
Күктә матур кояш балкый,
Кошлар сайрый бакчада.
Мин сокланып карап туймыйм
Матурлык һәр адымда.
Дөнья иркен, илләр тыныч,
Тагын безгә ни кирәк?
Әти-әни, туганнар,
Безгә иң якын терәк.
Самира Камалиева.

Матурлык
Матурлык ул — күктәге кояш,
Матурлык ул — төнге якты ай
Матурлык ул — юл буендагы миләш
Матурлыкка табигать бик бай.

Матурлык ул — кеше күңеле
Матурлык ул — күңел сафлыгы.
Кеше күңеле матур булса гына
Күренә аңа дөнья шатлыгы.
Диләрә Миңнегәрәева.

Чаллым
Туган җирем — син Чаллым,
Гүзәл Чулманың, күлләрең.
Хуш исләрен тараталар
Гөлләрең, чәчәкләрең.
Катлы-катлы йортлар үсә,
Дус-тату яши халкым.
Төрле милләт вәкилләрен
Бергә туплаган барсын.
Кояшың гел нурын сибеп,
Күңелемә өсти ямь,
Туган җир ул бер генә,
Онытмам сине диям.
Зәлинә Миннеханова.

Әбиләрдә кунакта.
Һәр җәй саен кунакка
Әбиләргә кайтам мин.
Бабай да көтеп тора,
Шуңа сагынып кайтамын.
Тавык-чебиләр бакчада
Йөриләр үлән чемчеп.
Песиләр дә утыралар,
Сөт биргәнемне көтеп.
Әбием пешереп тора
Тәмле-тәмле бәлешләр.
Песиләр дә авыз иткәч,
Тиз бетә пәрәмәчләр.
Бабай белән икәүләшеп,
Сыйлыйбыз песиләрне.
Ташыйбыз пәрәмәчләрне,
Коймак һәм бәлешләрне.

Шулай тату һәм дус булып,
Гөрләшеп яшәгәндә,
Җәйге ялларым да инде
Бик тиз үтеп киткән дә.
Камилә Нургатина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев