Табигатьне саклыйк, дуслар!
Укучылар иҗаты

Табигатьне саклыйк, дуслар!

Табигатьне саклыйк, дуслар, Ул бит уртак йортыбыз...

Табигатьне саклыйк, дуслар,
Ул бит уртак йортыбыз.
Ул бит сулар һавабыз,
Ул бит эчәр суыбыз.

Без табигать балалары,
Җир ул — безнең анабыз.
Тирән яралар калдырып,
Сез җирне сулдырмагыз.

Урманнарны да кисмәгез,
Далаларны сөрмәгез.
Сулыкларны саклагыз,
Һаваны пычратмагыз.

Ачуланыр җир-анабыз,
Рәнҗер, сулар, кибәчәк.
Болай да үз хөкемен
Әйтте безгә киләчәк.

Гүзәл Хаҗиева, Балтач районы, Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев