Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Табигать - яшәү икән!

Чаллының 52нче мәктәбе укучысы Руслан Логинов «Сөйлә» проектында катнаша. Үзе язган шигырьне укый.

Моңсу-моңсу фатирдан
Урамга чыгабыз без.
Табигать гүзәллегеннән
Көч алабыз, яшибез.

Табигатькә сокланып,
Туа рәсем, шигырьләр.
Урманнарда, болыннарда –
Рәссамнар һәм шагыйрьләр.

Саклыйк, дуслар, табигатьне,
Агач, куак, үләнне,
Тимик без бер куянга да,
Рәнҗетмик күбәләкне!

Табигать кешеләргә
Ярдәм итә бик күптән.
Табигать - сәнгать икән!
Табигать - яшәү икән!

Руслан Логинов, Чаллы, 52нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев