Сыналган дуслык
Сөмбел белән Ралинә балалар бакчасында таныштылар...
Сөмбел белән Ралинә балалар бакчасында таныштылар. Моңарчы әле бер-берсен белмәгән кызлар чын-чынлап дуслар булып куйдылар. Бергә көлделәр, бергә уйнадылар, бергә еладылар да.
Җиде яшьләрен тутыргач, кызлар беренче сыйныфка укырга керделәр. Бер парта артында утырдылар, сыйныфларындагы иң яхшы укучылар иде алар. Бишенче сыйныфка күчкәч, бергәләп олимпиадаларга йөри башладылар. Анда зур үрләр яуладылар, яңа дуслар таптылар. Шуларның берсе күрше авылдан Айсинә исемле кыз иде. Көн артыннан көн узды. Кызлар гел Телеграмда аралашып тордылар, бергә ял лагерена бардылар.
Вакыт дигәнең сизелмичә уза да китә икән. Өч дус тугызынчы сыйныфны тәмамлап, җәйге каникулга чыкты. Җәй буе кызлар бер-берсенә кунакка йөреште. Сәпитләренә утырып чыгып китәләр дә, бөтен тирә-юньне әйләнеп кайталар!
Бер көнне Сөмбел белән Ралинә күрше авылга, Айсинәгә куанкка чыгып киттеләр. Барып җиттек дигәндә генә, Ралинәнең сәпите ватылды. Инде нишләргә?
Айсинә кызларны каршы алды. Өч дус башта авылдашлардан киңәш сорашты, аннары Айсинә озак уйлап тормыйча, үзенең сыйныфташына шалтыратырга булды. Рәмис шунда ук ярдәм итәргә ашыкты.
Булды! Сәпит рәтләнде! Ралинә егеткә күп итеп рәхмәтләр укыды һәм дуслар "Балачагым сәпите"н җырлый-җырлый, юлларын дәвам иттеләр.
Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев