Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сыйныфташлар

Без сыйныфта 8 укучы. Безнең һәрберебез үзенчәлекле.

Без сыйныфта 8 укучы. Безнең һәрберебез үзенчәлекле. Мин күбесенчә туган тел дәресләрен яратам һәм аз гына рәсем белән шөгыльләнәм. Гүзәл – минем иң якын дустым. Ул спорт белән дус, инде балалар бакчасыннан бирле бадминтон уйный. Тырышлыгына күрә уңышлары да шактый дустымның. Шуның өстенә ул бик чибәр һәм укымышлы. Рамилә – безнең сыйныфта иң олысы, аңа инде бу уку елында 13 яшь тула. Ул – сыйныфыбызның иң актив кызларының берсе. Интернетны да бик яхшы белә. Ясминә – кул эшләнмәләренә оста. Аның озын һәм матур чәч толымнары безне сокландыра. Динәбез безнең сыйныфка бу уку елында гына килде. Ләкин мөлаемлеге белән үзенә җәлеп итә.  Малайлар турында әйткәндә, Әмир волейбол һәм баскетбол уеннарын яхшы уйный. Укуда да тырыш. Илнур да бадминтон белән шөгыльләнә. Ул тиз йөгерә һәм оста сикерә. Алмаз безнең белән икенче елын укый. Ул бик ярдәмчел малай. Без иң яхшы дуслар! Әлбәттә, һәрберебезнең шулай ук тискәре яклары да бар, ләкин без бер-беребезгә булышырга әзер торабыз. Кыскасы, чын дуслар!


Фәрзикәева Дилбәр – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 
6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев