Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сыймаган сер

Айсылу аңлады: Үз авызыңда тормаган сүз кеше авызында тормый.

Айсылу алтынчы сыйныфта укый. Аның ике якын дусты бар: Лилия һәм Гүзәлия. 
Лилия Айсылудан һәм Гүзәлиядән бер класска өлкәнрәк, тик бу аларга дус булырга 
комачауламый. Алар гел бергә, өйләре дә якын. Алар җәй көне бергәләп лагерьга  
барырга булалар.
Менә ямьле җәй дә җитә. Тик Лилиянең әнисе авырып китә. Ул лагерьга бара алмый. 
Гүзәлия спорт белән шөгыльләнгәнлектән, шул көннәрдә ярышта катнашасы була. 
Айсылу үзе генә лагерьга китә. Гүзәлия ярыштан кайткач, ике көннән соң гына 
лагерьга килә. Килсә, Айсылу Ирек исемле малайга гашыйк булырга да өлгергән. 
Айсылу аңа серләрен сөйли. 
Менә шулай күңелле генә җәйге каникул узып та китә. Мәктәптә уку вакыты килеп 
җитә. Гүзәлия Айсылуның серен сыйныфташларына сөйли. Айсылу аңа үпкәли.  
Гүзәлия бу эшенә бик үкенә, бүтән алай эшләмәскә сүз бирә. Айсылу аңа ышана. 
Аннары Айсылу Рүзәл исемле малайга гашыйк була. Якын дуслары Лилия белән 
Гүзәлиягә бу серен сөйли. Әмма Гүзәлия тагын сүзендә тормый. Ул Камиләгә, 
Камилә моны Рүзәлгә сөйли. Рүзәл белән Айсылуның аралары бозыла.
Менә икенче чирек башланып китә. Айсылу тагын гашыйк була. Бу юлы ул беркемгә 
дә серләрен сөйләмәскә була. Аның ышанычы югала. Лилиянең әнисе авыр хәлдә 
булгач, ул аны борчып та тормый. Гүзәлияне якын дус дип йөрүенә бик эче поша, 
билгеле. Әнисенең сүзләре дөрес булып чыга: “ Үз авызыңда тормаган сүз  кеше авызында 
тормый” 
Гарипова Рамилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы 
сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев