Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сыерлар да булмаса...

Көтү көтү берни түгел, сыерлар да булмаса!

Сыерлар да булмаса...
Иртәгә бәйрәм икән,
Көтү чираты җиткән.
Әти белән икәүләп 
Чыгып китәбез иртән.
Беренче булып чыгабыз,
Шатлыгы да ни тора!
Хәер итеп, теләк теләп,
Халык бирә йомырка.
Сыерлардан шөлләсәм дә,
Сер бирмимен әтигә.
Чыбыркының да миңа
Иң зурысы эләгә.
Балкый кояш, саф һава,
Рәхәт миңа яланда.
Көтү көтү берни түгел,
Сыерлар да булмаса!


Милли бәйрәм-йолалар
Татарстанда яшибез,
Без бит татар баласы.
Илебезгә тугры булып,
Килә безнең каласы.
Бик күп бездә – татарларда
Милли бәйрәм-йолалар.
Кунакларны хөрмәт белән,
Зурлап каршы алалар.
Яз көне – Карга боткасы,
Бар да ашыга кырга.
Бала-чага өй буенча
Җыя йомырка, ярма.
Сабан туе – чәчү беткәч,
Гөрләп уза аланда.
Уен-көлке, җыр, биюләр,
Күңел ачалар бар да.
Көзге урып-җыюдан соң,
Башлана каз өмәсе.
Каз чайкыйлар чишмәләрдә
Җырлый-җырлый һәммәсе.
Онытылмасын халкыбызда
Гореф-гадәт, йолалар.
Тыныч тормышта яшәсен
Шат күңелле балалар.


Иман – безнең нурыбыз
Ап-ак яулык бәйләп, әбием,
Намазлыгын җәеп ип кенә,
Бүлмәсенә кереп намаз укый,
Күзәтәмен аны тик кенә.
Догаларны, сүрәләрне
Безгә яттан өйрәтә.
Мөнәҗәт, бәетләрне 
Матур җырлый, көйләп тә.
Бисмиллаһсыз бер эшне дә 
Башламый әбекәем.
“Сау-сәламәт булыгыз, - ди – 
Шул сезгә теләккәем”.
Иман – безнең нурыбыз,
Ислам – безнең динебез.
Догада булсын халкым,
Тыныч булсын илебез.

Зәлия Сафина, Актаныш районы Богады мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев