Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Соңгы модель...

Бүген беренче тапкыр дәрескә кергәндәй хис итте үзен Алсу. Йөрәге дөп-дөп тибә, аяк- куллары калтырый, уч төпләре тирли, ә башында давыл купкан кебек иде аның.

Моның сәбәбен әлегә ул бер үзе генә белә. Эх, ачылмасын иде бу сер.

Бүген бит Алсу беренче тапкыр дәрескә әзерләнмичә  килде. Беренче класстан җиденчегә чаклы гел «5»кә генә укыды ул. Бүген уку алдынгысы дигән абруе җимерелеп төшәрме икән? Барысына да шул телефон гаепле!

Соңгы модель белән чыккан телефонда уеннар күп икән. Кичә әтисе яңа  телефон алып кайткач, Алсу уеннар уйнап утырды. Әлбәттә, әтисе белән әнисе дәрес әзерли дип белделәр. Иртән уяну да авыррак булды, кәеф тә шәп түгел. Кыен булса да,  язма эшләрне иртә белән тиз-тиз сырлап атты ул. Ә  менә география, биология, тарих кебек сөйли торган фәннәргә вакыт табылмады инде!

 Алсуның үзен башкачарак тотуына классташлары да игътибар иттеләр. Берничә  мәртәбә, «Чирләмисеңдер  бит?», «Нишләп  кәефең  юк?» дип    сораштылар.

Ниһаять,  соңгы  дәрес  тәмамланганны  белдереп, кыңгырау  чылтырады. «Кыл  өстендә»  утырган  Алсудан бер дәрестә дә сорамадылар. Җиңел  котылды ул бүген. Әмма бүгенге көн аның өчен зур сабак булды. Алсу  үз-үзенә  вәгъдә  бирде – нинди  генә  эшләр  булса  да, иң  беренче  дәресләрне  әзерләп  куячак.

Өйгә  кайтканда  Алсу  шуларны  уйлап  кайтты. Бүлмә  ишеген  ачып кергәч, күзе, әлбәттә, яңа  телефонга  төште. Алсу  аңа  бер  мәл  карап  торды  да, дәресләрен  әзерләргә  утырды.

Хәдичә Шәмсетдинова, Васильево  мәктәбе, 7нче сыйныф.                                                                                            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев