Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Шомырт исе айкый җаннарны

Рәйсә Абдуллина шигырьләре.

Коңгырт җылысы

Синең коңгырт күзләреңнән 
Ямьле җылы коела, 
Каһвә ачысына нурлар
Кушкан сыман тоела. 

Ялгыз яккан учагымны, 
Җил явыз өреп күмә. 
Ерткыч телле чаткылары, 
Синең җылыңнан сүнә. 

Минең шыксыз җиһанымны,
Рәхмәт бизәгәнеңә, 
Җанда «нурлы каһвәнең»
Җитмәгәнен сизгәнгә. 

Зәңгәр күзләр белән капшыйм, 
Ялтыравык галәмне, 
Бары синең карашыңнан, 
Кулга алдым каләмне.

Җомга сафлыгы

Җомга көне сафлык иңә
Гүя сибелә җанга, 
Ак бәхетләргә ышаныч
Фәрештәдәй гел янда. 

Кешеләр дә ягымлырак, 
Елмаюлар тик ихлас, 
Игелек өләшүченең 
Йөрәге шул гел дә саф. 

Ябалак карлар коела, 
Җиһанда яңа күлмәк, 
Хәтта пышылдый доганы,
Аръяктагы карт тирәк. 

Җомга иңдергән сафлыклар, 
Калсын мәңге җаныңда
Йөрәк пакьлеге керләнми, 
Булса иман яныңда!

Авылым

Дулкын булып бәргәләнә
Кайнап аккан сагышым,
Тынчу шәһәрне калдырып 
Авылыма барышым.

Буш, тузанлы урамнары,
Инде йөдәтте тәмам... 
Авылымны бик зарыктым! 
Кайтып җитәм берзаман... 

Ялгыз чиста урамнары, 
Ябалак карлы келәм... 
Мин, урангач ак бәхеткә, 
Җәннәт сафлыгын сизәм.

Ут булып бешкән баланы, 
Ачы да, үзе, тәмле... 
Их, сагындым авылымны! 
Кайтып керәм бермәлне... 

Хуш исле мәтрүшкәләре, 
Кабатланмас мунчасы, 
Сагындым шул авылымны.. 
Кайтасы бер, кайтасы…

Ата сагышы

Төшкә кердең бүген никтер, әти.
Айкап чыктың бар җанымны. 
Баскансыңдыр гүя тупса янга,
Көтәсеңдер тагын кызыңны... 

Олау тавышы яңгырый юлларда, 
Җәелә кырларга соры тузаны. 
Шунда торасыңдыр кебек һаман әти, 
Күптәннән укылгач ястү азаны... 

Өмет күптән җуйган карашыңда, 
Сизеләдер гүя җылы тамчысы... 
Көтеп китек булган күңелеңне, 
Сызгалый шул һаман язмыш камчысы.

Күзләреңә һаман яшьләр өеләдер,
Томан булып агыла сагышың,
Сак бул, балакаем, иманыңны сатып 
Ала күрмә күкләрнең каргышын. 

Карлы ялгыз кышкы урам буйлап, 
Иске бишмәтеңә төренеп,
Моңсу көтәсеңдер күзләп юлны 
Кайчан кызың кайтыр әйләнеп?.. 

Йөрәк телгәләнә, җуеладыр өмет.. 
Тик шулай да, беркөн чыңлар кыңгырау.. 
Әмма кызы кочып алган әтисенең 
Күзләрендә булыр бары яшьле сорау.

***

Әйе, дуслар, кабат язлар килде. 
Җаннар гүя кабат сафлана
Иске моңнар яңа сыман хәзер
Күңелләрдә кабатлана. 

Шомырт исе айкый җаннарны, 
Кояш уйный, гүя балачак, 
Язгы һәм саф хисләр тулы күңел
Йөрәкләрдә истә калачак.

Ашкына һаман күңелләр, 
Җаннарда язлар кабат, 
Урамдагы язга карап
Иңде җилкәгә канат.

Әйе, дуслар, кабат язлар килде. 
Язлар килгәч йөрәк ял алды. 
Елмаюлар кунган аяз йөзләр
Яңа моңнар белән уйный башлады.

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев