Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Солдатлар — солтаннар

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Әхмәдиева Камилә шигырьләре.

Солдатлар — солтаннар

Бүген сезгә атап язам әле,
Туган яктан чыккан солдатлар!
Нинди генә рәхмәт сүзләремне,
Житкерим соң сезгә, солтаннар?

Тәрбиягез дөрес булгангамы,
Әллә йөрәк шулай кыюмы?
Бер адым да артка чигенмичә,
Батырлыкны бергә жыюмы?

Бездә туа алсу, тыныч таңнар,
Бары да яхшы, шөкер Аллага,
Ә бездәге кызыл шәфәкъ кебек
Сезнең жирдә кызыл кан ага...

Кызыл төс ул — шәһитләрнең төсе,
Кызыл төс ул — байрак төсе дә. 
Илең өчен яшәү, аның өчен үлү
Бирелмидер бөтен кешегә.

Дүртъюллыклар

Матурлыкны, яхшылыкны
Башла бары үзеңнән.
Моңсу, ачы сагыш яше
Таммасын бу күзеңнән.
................................................
Авыр чакта йөрәк әрни димә,
Сансыз гомер әле бетмәгән.
Өмет йолдызыңны һич сүндермә,
Бәхет килер үзең көтмәгән.
.................................................
Юлдаш дустың ташлап,рәнжетсә дә,
Әрнемәсен сабыр йөрәгең.
Ничә миллиард кеше арасыннан
Табарсың ла ныклы терәгең. 

Әхмәдиева Камилә — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев