Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сизгер йөрәкле гүзәл затларга

Чаллы шәһәрендәге 41 нче мәктәпнең “ Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары безгә язгы сәламнәрен юллап шигырьләр җибәргән.

Чаллы шәһәрендәге  41 нче мәктәпнең “ Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзалары безгә язгы сәламнәрен юллап шигырьләр җибәргән. Җитәкчеләре – Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

 

Сизгер йөрәкле гүзәл затларга

Һәрчак шатлык өләшүчем,

Бар эшкә күндерүчем,

Миңа канат иңдерүчем –

Гүзәл кешем – әнием!

 

Татлы итеп эндәшүчем,

Хәлемне һәрчак белүчем,

Күзләр белән серләшүчем –

Сизгер йөрәк – әнием!

Ялалов Илмир, Чаллы шәһәре, 5 нче сыйныф, “ Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы.


Артта калды  инде кыш айлары,

Җылы нурлар уйный җиһанда.

Күңелем туңган чакта җылытучым,

Якын кешем бар бит янымда.

 

Әниемә бары изгелекләр

Иңдерәсе килә җанына.

Тормыш корып, еракларга китсәм,

Талпынырмын һәрчак янына.

 

Һәрчак борчыласың минем өчен,

Гөлләр сибәр идең юлыма.

Көйнең аһәңлесен, иң чистасын

Куштың минем тормыш җырыма.

Гатиятуллина Зилә,  Чаллы шәһәре,  8 нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы.


Игътибарлы, кайгыртучан

Бары тик безнең әниләр.

Догалар укып калучы,

Изге күңелле әбиләр.

 

Тереклеккә җан өрүче

Безнең газиз әниләр.

Иманны барлап торучы

Бисмиллалы әбиләр.

 

Хәтта һава, сулар тәмсез

Сезсез әби, әниләр.

Саулык-бәхеткә төренеп,

Яшәгез сез,  газизләр!

Асылгәрәева Риана,  Чаллы шәһәре,  8 нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы.


Ничек рәхәт Әни диюләре,

Әбекәем дию тагы да.

Күңелемне аңлап,

Дөрес юлны сайлап,

Кайгыртучылар бар янымда..

 

Бик тә татлы Әни диюләре,

Изгелекләр үрә җаныңа.

Балакаем, дия,

Күңелеңә керә,

Аңлата ул сиңа барын да.

Сагындыкова Лилия,  Чаллы шәһәре,  8нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы.


Язның беренче аенда,

Тереклек уянганда,

Хатын-кыз бәйрәме була

Иң назлысы җиһанда.

 

Кояшның сихри нурлары

Җир йөзен коендыра.

Хатын-кыз матурлык чәчә,

Бар эшкә рухландыра.

 

Хәтта чәчәкләр елмая,

Әби-әни кочагында.

Бар нәрсәгә ирешелә

Сезнең киңәш барында.

 

Сәламәтлек көн дә телим,

Һәрбер туар таңда да.

Әби, әниләр өләшә

Шатлык барлык җанга да.

 

Закирова Әдилә,  Чаллы шәһәре,  8нче сыйныф,  “Ак каурый”  әдәби  түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев