Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сирәктер...

Камилә Әхмәдиева шигырьләре, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе укучысы.

Сирәктер... 
Сирәктер ул янып-көеп, 
Сине генә уйлаучы. 
Мәшәкатен читкә куеп, 
Кайгыңны таратучы. 

Табалмассың синең жайга, 
Көйгә йөргән кешене. 
Хәзер бик тиз үз итәләр, 
Нәкъ тә шундый ишене. 

Ни әйтсәң дә, чынлап торып, 
Андыйлар бик сирәктер. 
Юк түгел, бик сирәктер дә, 
Булмаса, бик кирәктер. 

Вакыт — мизгел 
Бер дә уйламадым мин вакытның, 
Шулай шук һәм өлгер икәнен. 
Сизмичә дә калдым балачакның, 
Аткан уктай узып киткәнен. 
Сабый чакта гына бик нык көттем, 
Кайчан үсеп буйга житәсен. 
Белмәдем бит бу вакытның шулай, 
Бик тиз генә үтеп китәсен. 
Кайчан гына мәктәп бусагасын 
Атлап кына кергән сабыйлар. 
Бер мизгелдә үсеп, буйга житеп, 
Булды инде апа-абыйлар. 
Бик кызык бу вакыт дигәннәре, 
Көтеп торсаң, озак тоела. 
Тормыш ямен тоеп яшәгәндә, 
Сизелми дә, бик тиз жуела. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев