Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Син ышанма!

Рәйсә Абдуллинаның яңа шигырьләре

Син ышанма

Син ышанма, көлеп әйткән җылы сүзгә!

Искә алма матур елмаюын.

Белсәң иде, шушы көләч йөздә,

Күпме кара мәкер саклануын.

Син ышанма мактап әйткән хиссез җөмләләргә.

Оныт хәйлә җыйган котлау сүзләрен!

Белсәң иде, сине котлаганда аларның,

Күзләреңдә бары акча күргәнен.

Син ышанма назлы алсу гөлнең матур чәчәгенә.

Оныт аның сихри чибәрлеген!

Белсәң иде, шушы канлы матурлыкта булган,

Очлы текәннәрнең хиссезлеген…

Син ышанма, зәңгәр бәллүр төсле күк йөзенә.

Оныт аның чиксез гүзәллеген!

Белсәң иде, зәңгәр шушы матурлыкта,

Күпме яшен, канлы яңгыр яш(е)релгәнен…

Син ышанма, нурлы кояшның, кодрәт чәчеп балкуына.

Оныт аның җылы, йомшак нурларын.

Белсәң иде, шушы саф ямьле җәйге яктылыкта

Күпме зәһәр кызу эссе булганын.

Ә син ышанма, бары, матурым.

Оныт чибәрлеген, байлыгын.

Белсәң иде, шушы ялган гүзәллектә

Күпме алдау, елау барлыгын.

 

Йолдыз атылганда

Алсу томанда йөзгәндә

Күктә йолдыз  кабынды.

Сихри көмеш утын чәчкәч,

Яшен булып атылды.

 

Көмеш йолдыз артыннан

Утлы эзен калдырды.

Энҗе нурларын чәчте дә

Тиздән күздән югалды.

 

Менә инде Чулпан карый

Тылсымлы таң атканын

Ә мин йолдыз эзен күзләп

Хыялымны атадым.

 

Көмеш йолдыз эзе сүнде

Мин һаман айный алмыйм.

Кояш нурына коенып

Саф хыялымны саклыйм.

 

Назлы кыңгырау таҗына

Салкын көмеш бәс кунган.

Атылган йолдыз бозыннан

Назлы чәчәге туңган…

 

Салкын утлы йолдыз җирне

Бозлы тынына кочкан.

Минем хыялымны таптам

Йолдызым алга очкан.

 

Хыялый

Кояш тынына уяндым

Җиләс җәйге иртәдә,

Күк көмеш төсен салып

Фирәзәне кигәндә.

 

Чык тамчысына юындым,

Бәллүр көзгегә карап.

Су анасы бүләгенә

Дулкын чәчемне тарап.

 

Тамчыгөл бөртеген җыеп

Назлы такыя үрдем.

Кычыткан күлмәгемне

Көмеш көзгедән күрдем.

 

Саф тын һаваны сулыймын

Алдымда чиксез келәм.

Ялан тәпине кытыклый

Салкынча чыклы чирәм.

 

Назлы гөл бөртегенә

Сыек көмеш бәс кунган.

Нечкә йөрәк кылларымда

Хыял дөньясы булган…

Рәйсә Абдуллина шигырьләре, Балтач районы Карадуган гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев