Шигырь бүләк итәбез!
Укучылар иҗаты

Шигырь бүләк итәбез!

Хөрмәтле укытучыбыз Гөлия Вагыйзованы һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, сабырлык, озын гомер телибез.

Чын укытучы

Яши йөрәктә.

Яшәү серенә

Безне өйрәтә.

 

Жәлләми көчен,

Узган вакытын.

Ачып бирә ул

Тормыш канунын.

 

Аңлата барсын,

Уйнап һәм көлеп.

Кычкырмый бер дә:

«Бу кирәк!» диеп.

 

Күңелем һәрчак

Шунда тартыла.

Чын укытучы ул –

Гөлия Наилевна!

 

«Ак каурый» әдәби түгәрәге кызлары, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Иии рәхмәләр яусын, алтын бөртекләрем)))