Сез һәрчак яшь
Апас урта мәктәбе укучыларының якташлары - балалар шагыйре Шәүкәт Галиевнең 95 еллыгы уңаеннан язылган шигырьләре.
2023 елда танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел.
Сез һәрчак яшь
Әй бу көзләр, килә-китә тора,
Менә җитте тагын яңасы.
Туган көнегез бүген, якташ Шагыйрь,
Чын күңелдән килә котлыйсы.
Хәтерләрдә һаман исән бит сез -
Шигырьләрегез сезне яшәртә.
«Мескен халык, мескен шагыйрь булмый», –
дигән сүзләрегез яшәтә.
Балачакта яратып укыган
Шигырьләрегез һаман хәтердә.
Сезнең исем мәңге онытылмас,
Якты нур булыр күңелдә.
Сафина Ләйсән, Апас урта мәктәбенең 9 В сыйныфы укучысы.
Апасның бөек улы
Көн артыннан көннәр үтә,
Еллар гүя йомгак сүтә.
Шәүкәт абый Галиевнең
Олы юбилее җитә.
95 еллык юбилей бу,
Халкым итә тантана.
Һәркем дә сокланырлык
Аның иҗат юлына.
«Шәвәли» исеме уелган
Мәңгегә йөрәкләргә.
Балачактан күпләр гашыйк
Ул язган шигырләргә.
"Шәвәли"не бер укыса,
Онытмый гомер буе.
Горурланам сезнең белән
Апасның бөек улы.
Гафиятуллина Сабина, Апас урта мәктәбенең 9 В сыйныфы укучысы.
Сүнмәс йолдыз
Шәүкәт абый шигырьләрен
Саклыйм күңел түрендә.
Сүнмәс йолдыз булып балкый
Шигъриятебез күгендә.
Шигырьләре булды тел ачкычы,
Һәрбер сүзе миңа бик тансык.
Горурланам, якташым дим,
Меңнәр арасыннан танып.
Моңсу чакта шигырьләрен укып,
Күңелемә тынгы аламын.
Кайда булсам, ниләр эшләсәм дә
Зур шагыйрь дип аны санармын.
Шәйхеева Зарина, Апас урта мәктәбенең 9 В сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев