Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Серле көн

Бүгенге көн Назлыбикә өчен бик серле тоелды. Иптәшләре белән алар авыл янында үскән имән агачы янында озак итеп уйныйлар. Бервакыт Назлыбикәнең куллары имәннең серле яфракларына тиеп китә. Иптәшләре күрми дә кала, имәннең ишеге ачылып китә.

Борын-борын заманда яшәгән, ди бер кыз. Кечкенәдән үк Назлыбикә табигатькә, тормышка гашыйк булып үсә. Хәтта кояш нурлары да кечкенә кызны һәркөн саен назлап уяталар.

Бүгенге көн Назлыбикә өчен бик серле тоелды. Иптәшләре белән алар авыл янында үскән имән агачы янында озак итеп уйныйлар. Бервакыт Назлыбикәнең куллары имәннең серле яфракларына тиеп китә. Иптәшләре күрми дә кала, имәннең ишеге ачылып китә.

Әйдә, әйдә, Назлыбикә, кер, түрдән  уз, без сине күптән көттек, дигән сүзләр ишетелә. Кызчык, үзе дә сизмәстән, баскычлар буйлап өскә күтәрелә. Аның өчен билгеле булмаган дөнья ачылып китә. Бу дөнья гаҗәеп матур үсемлекләр дөньясы була. Ниндидер тавышлар ишетә. Әмма якын-тирәдә бер кеше дә күренми. Озаграк тыңлап торганнан соң,  үсемлекләр сөйләшүен аңлый. Назлыбикә ромашкалар янына килә һәм алар белән сөйләшә башлый.

– Безне дөньяга табигать яраткан, бирегә аны хөрмәт иткән кешеләр генә эләгә, дигәннәр аңа. Кыз сихри матурлыкка күмелә. Бу гүзәллек эчендә бик озак сокланып йөри. Чәчәкләр үз тормышлары турында сөйлиләр. Әле үзе дә аларга булыша, вакытның үткәнен дә сизми кала. Назлыбикәгә бик күңелле һәм бик рәхәт була.

Шулвакыт кызчык иптәшләре янында булуын аңлый. Бу вакыйгадан соң Назлыбикә үзенең дусларын да табигатькә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга өнди.

Кондратьева Риана, Мөслим районы Яңа Усы төп белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев