Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сары утлар

Авылым урамыннан атлыймын, ут элмәсә, эчтән көенәм...

Сары утлар

Һәрбер өйнең кешесен саныймын,
Арткан саен эзләр сөенәм.
Авылым урамыннан атлыймын,
Ут элмәсә, эчтән көенәм.

Сары утлар күренә трассада,
Йөрим кайбер кичен авылда.
Дөм караңгы авыл — ул шахтада,
Дәһшәтлерәк тә ул давылда.

Туры килә кайбер мәл шәһәрдә,
Шәһәрдә, юлларда булырга,
Сары утлар якты, тик күңелдә
Гел тотына давыл уларга.

Сары утлар күренә трассада,
Күңел тели барырга шунда.
Аңламыйм сине, йөрәк, вообще да
Кайда син тыныч йөрәк, кайда?

Әмир Фәрхуллин шигыре һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев