Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Самирның батырлыгы

Ул ниндидер эт улаган, чинаган тавышлар ишетте. Алачык ишеген ачып жибәрсә, анда бер төркем ач этләр...

Караңгы төшә башлады. Әмма малайлар өчен бу футбол уйнауларын 
туктатырга сәбәп түгел иде.  Аларның уйнавын карарга кызлар да килгәннәр. 
Алар малайларга көч биреп торалар иде. Менә уен тәмамланды. Һәрберсе 
өйләренә тарала башладылар. Самир да үз дуслары белән саубуллашып 
кайтып китте. Ул үзләренең уеныннан бик канәгать иде. 2-0 исәбе белән 
күрше авыл егетләрен җиңделәр.
Аңа өенә кайту өчен, караңгы почмактан үтәргә кирәк иде. 
Кинәт Самирның колагына  чинаган, елаган  тавышлар ишетелгән 
сыман булды, ләкин ул моңа игътибар бирмичә юлын дәвам итте. Бик каты 
арыган иде шул.
Самир кайтып житте. Барысы да йокларга яттылар, ләкин  Самирның 
башында теге тавышлар тора иде. Шулай итеп, йокыга китте һәм кисәк кенә 
уянды. Ул төш күргән икән. Төштә аңардан кемдер ярдәм сораган кебек иде. 
Икенче көнне Самир көне буе  сәер һәм уйчан йөрде. Теге көнге тавыш 
аның күңеленә тынгылык бирмәде. 
Дәресләрдән бушагач, Самир теге караңгы җиргә барырга булды. Ул 
җирдә кеше дә йөрми иде. Аннан әзрәк барсаң,  урманга илтә торган юл иде. 
Самир шикләнерлек нәрсә тапмагач, урман ягына таба барырга булды. Урман 
эченәрәк кергәч, ул ниндидер кечкенә генә өйгә охшаган алачык күреп алды. 
Аңа таба якынрак баргач, ул ниндидер эт улаган, чинаган тавышлар ишетте. 
Алачык ишеген ачып жибәрсә, анда бер төркем ач этләр. Шуннан соң ул 
өлкән кешеләргә бу алачык турында  җиткерде. Ә этләргә, аларның язмышы 
хәл ителгәнче, футболчы дуслары белән ризык калдыклары ташыды.

 
Кәрим Иминов – Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев