Мөслим лицее укучылары иҗаты.
Салкын кыш һәм балалар
Тышта салкын кыш килде,
Җир ап-ак тунын киде.
Шатланалар балалар,
Чана-чаңгы шуалар.
Ясадылар шугалак,
Кар бабай һәм җәнлекләр,
Бик матур чыкты алар
Куандылар балалар.
5а сыйныфы укучысы Галимова Алиса.
Кышны һәркем ярата
Ап-ак киемнән
Кыш килеп җиткән,
Энҗедәй кар бөртекләре
Бар җиһанны ак иткән.
Урамдагы балалар, шаулашалар, көләләр
Олысы, карты, яше,
Балаларча шатлана
Кышны һәркем ярата.
5а сыйныф укучысы Сафина Алсинә.
Нет комментариев