Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сак бул, кешелек!

Табигать үзе дә каршы торып карый, ләкин бик акрын, шуңа күрә кешеләр үзләре яшәгән дөньяны сакларга тиеш.

Мин табигатьтә ял итәргә бик яратам. Урманга йөрергә, елгада йөзәргә. Ләкин соңгы вакытта без диңгезләрне, елгаларны, урманнарны һәм далаларны  шундый начар хәлдә тотабыз, киләчәк буыннар өчен куркыныч булып китә. Хәзер табигатьне саклау буенча  күп программалар бар. Мәктәпләрдә экология буенча күп кенә чаралар үткәрелә. Әйләнә-тирәне саклау турында күпме галимнәр, экологлар фикер алышалар, ә менә бозылганны торгызу бик кыен. Табигать үзе дә каршы торып карый, ләкин бик акрын, шуңа күрә кешеләр үзләре яшәгән дөньяны сакларга  тиеш. Акча артыннан куган кешеләр хайваннарның күп төрләрен юк итә. Ерткыч җәнлекләр авыру хайваннарны юк итеп, табигатьне дәваласалар, кеше – аңлы җан иясе  күргән нәрсәләрнең барысын да юкка чыгара, аңа һаман да күбрәк кирәк. Һәр кеше үз ишегалдын, урман-суларны, һаваның чисталыгын сакласа, без бу хәлләрдән котыла алырбыз дип саныйм. Уяу бул, кешелек! Сак бул, кешелек! 
Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәдиев Алмаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев