Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сәйләннәр тезәм

Чаллы шәһәре 54нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Нургатина Камилә язган шигырьләр.

Сәйләннәр тезәм
Бик яратам сәйләннәрдән,
Беләзекләр ясарга.
Йөзек, муенсаларны да
Тырышамын ясарга.
    Ал, зәңгәр, сары төсләрдән
    Сәйләннәр тезеп чыгам.
    Күңел җылысын салганга,
    Бик матур килеп чыга. 
Сары гәрәбә муенсам
Бик килешә кемгә дә.
Бүләк итәмен аларны
Әнигә дә, әбигә дә.
    Туган көннәргә дип атап,
    Беләзекләр ясыймын.
    Бүләгемне яратсалар,
    Сөенәм, шатланамын.
Ал, зәңгәр, яшел төсләрдән
Йөзекләр киеп куйсам,
Их, рәхәт тә булып китә
Эшемнән мин ямь тапсам.


Әбиләрдә кунакта
Һәр җәй саен кунакка
Әбиләргә кайтам мин.
Бабай да көтеп тора,
Шуңа сагынып кайтамын.
    Тавык-чебиләр бакчада
    Йөриләр үлән чемчеп.
    Песиләр дә утыралар,
    Сөт биргәнемне көтеп.
Быел минем песием
Дүрт бала алып кайтты.
Бик тырышып үстердем мин,
Тәмле ашлар ашатып.
    Әбием пешереп тора
    Тәмле-тәмле бәлешләр.
    Песиләр дә авыз иткәч,
    Тиз бетә пәрәмәчләр.
Бабай белән икәүләшеп,
Сыйлыйбыз песиләрне.
Ташыйбыз пәрәмәчләрне, 
Коймак һәм бәлешләрне.

Ташып бетергәнсез диеп,
шелтәләп куя әби.
Бабайга да эләктерә
Әбием кайчак түзми.
    Шулай тату һәм дус булып,
    Гөрләшеп яшәгәндә,
    Җәйге ялларым да инде
    Бик тиз үтеп киткән дә. 
    
Нургатина Камилә, Чаллы шәһәре 54нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев