Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сәяхәт (балалар өчен пьеса)

«Адымнар − Чаллы» күптелле гимназиясенең 6 сыйныфы укучысы Сираев Ильяс язган пьеса.

Катнашучылар:
Адрик. Ашарга ярата.
Гаррик. Башлы малай, әллә нәрсәләр белә.
Лаврофан. Исеме «lover of fun» дигәннән килеп чыккан, «шаярырга яратучы» дигәнне аңлата. 
Строн. Көчле һәм йокларга ярата.
Лорд. Сатучы яки дошман. 
Ләйсән. Җирдә яшәүче кыз. 
Илнар абый. Ләйсәннең әтисе. 

Беренче күренеш.
Чит платена. Чит планета кешеләре. Адрик һәрвакыттагыча өстәл артында утыра, калганнар мәш киләләр. 
Лаврофан. Адрик, нишлисең инде? Соңгы пачканы бәрдең бит...
Адрик. Кара әле, үзем дә сизмәгәнмен.
Строн. Малайлар, күңелсез бит әле. Нәрсә эшләргә микән?
Гаррик. Мин дә шул турда уйлый идем.
Лаврофан. Әйдәгез безнең машинаны юабыз!
Бөтенесе бергә. Әйдәгез!

Икенче күренеш.

Малайлар өйдән чыгып, машина юа башладылар.
Лаврофан. Хәтерлисезме, берничә ел элек без бу «красоткада» планеталар буйлап йөри идек.
Адрик. Тагын шулай йөрисе килә...
Строн. Сәяхәткә китик!
Гаррик. Туктагыз әле сез. Без монда машина юарга чыктык, ә сез хыяллана башладыгыз.
Лаврофан. Ну рәхәт иде бит!
Гаррик. Ярар, мәсәлән, сәяхәткә җыенабыз ди. Безгә иң мөһиме нәрсә кирәк?
Адрик. Ашарга!
Гаррик. Синең шул булыр инде. Ну әйе, бу бер, тагын нәрсә?
Лаврофан. План төзергә кирәк.
Гаррик. Ике.
Строн. Башта машинаны юарга һәм ватылган әйберләрен төзәтергә кирәк.
Гаррик. Мин синең башның болай ук яхшы эшләгәнен белми идем әле.
Строн. Ие, мин шундый.
Гаррик. Җыенабызмы соң?
Строн. Кая?!
Гаррик. Башка планеталарга.
Лаврофан. Син бит үзең «бармыйбыз» дип әйттең...
Гаррик. Әкиятеңне сөйләмә! Все, җыенабыз. Адрик, син Лорд абыйга ризыклар алырга бар. Лаврофан, син кирәкле әйберләрне җый. Мин машинаны төзәтә торам.
Строн. Ә мин нәрсә?
Гаррик. Син ятып тор. Сызгыргач килерсең.
Строн. Ооо, яхшы.

Өченче күренеш.

Лорд абыйның кибете. Ул касса янында басып тора. Адрик килеп керә. 
Адрик. Исәнмесез!
Лорд. Исәнме...
Адрик. Сездә йогуртлар һәм тәмле крипитлар калдымы?
Гаррик. Калды.
Адрик. Һәрберсен 8 штуклап, ярыймы?
Лорд. Ярый. 250 лард була.
Адрик. Ә сезнең ник кәефегез юк?
Лорд. Ә син нигә лотореяда җиңгән сымак йөрисең?
Адрик. Без икенче планетага барабыз.
Лорд абый кинәт мыскыллы көлеп куя. 
Адрик. Ярар, сау булыгыз!
Лорд. Сау бул!

Дүртенче күренеш.

Малайлар машинаны сәяхәткә әзерләп мәш киләләр. Строн да чыккан.
Гаррик. Бу Адрик кайда йөри инде?
Лаврофан. Әнә бит!
Адрик йөгерә-йөгерә килә.
Строн. (Кыланып) Иии аны,балакаем, нык ардыңмы?
Лаврофан көлә башлый.
Адрик. Белсәң, кайтканда кара костюмлы бер әкәмәтне күрдем. Монстр! Минем арттан йөгерә башлады!
Гаррик. Уф, бүген юлга кузгалабызмы без, юкмы... Әйдәгез, монстрлар дип саташмыйк. Машинага керик инде.
Бөтенесе машина эченә керә һәм аның ишеге ябыла.
Адрик. Әләлә! Кнопкалары шундый матур! 
Гаррик. Тимә әле. Ватып бетерәсең хәзер. Нәрсә, киттекме?
Бөтенесе бергә. Әйе!!!
Машина кабына һәм очып китә.
Бөтенесе бергә. Шундый рәхәт монда!
Бөтенесе дә йокыга талалар һәм тәрәзәдә Лорд абый күренә.
Лорд. Ха-ха-ха! Боларны алдау нык җиңел икән. Минем слиплар беркеткәнемне дә күрмәделәр. Ну беттеләр инде болар болай булгач. 
Лорд машинага керә. Машина маршрутын җир планетасына үзгәртеп куя, ә үзе парашют белән сикерә. 

Бишенче күренеш.

Машина җиргә агачлар арасына бәрелеп килеп төшә һәм инопланетяннар уяналар. 
Гаррик. Нәрсә булды бу?!
Адрик. Белмим.
Лаврофан. Без кайда?!
Адрик. Белмим.
Лаврофан. Бел!
Инопланетяннар куркышып тәрәзәдән территорияне карый башлыйлар.
Гаррик. Без җирдә бугай...
Лаврофан. Ә? Че за җир?!
Гаррик. Кайда кешеләр яши.
Лаврофан. Алары кем тагын?
Гаррик. Аларның планетасында һава бар.
Адрик. Ой, әйдәгез сораулар бирешеп тормыйбыз һәм урамга
чыгабыз.
Машинаның ишеге ачыла һәм алар бер-бер артлы чыгалар.
Адрик. Әнәй, күзләрем!
Гаррик. Бу кояш.
Лаврофан. Син вапше бөтен әйберне беләсең икән. Мин хәзер кая бармак белән төртсәм − син бөтенесен дә беләчәксең, әйме? Менә бу нәрсә тагын?
Гаррик. Кәҗә. Ул үлән ашый.
Гаррик Лаврофаннан көлеп куя.
Лаврофан. Көлмә әле! Әйдәгез алга барыйк.
Алда бик күп кешеләр һәм шәһәр күренде.
Строн. О, бу син әйткән кешеләрмени?
Гаррик. Әйе.
Адрик. Киттек алар янына.
Гаррик. Юк, тукта!
Адрик. Ник?
Гаррик. Алар безне күрсә, беттек.
Адрик. Туктагыз, ә ник без машинабызның ничек монда килүе турында уйламыйбыз?
Гаррик. Әйдәгез, машинага керик әле.
Бөтенесе дә киредән машинага керәләр. 

Алтынчы күренеш.
Машина янына Ләйсән белән Илнар абый киләләр. 
Ләйсән. Вау! Әти, кара әле: нинди шәп машина.
Илнар абый. Хммм, кызык...
Шулвакыт инопланетяннар машинадан төшәләр.
Гаррик. Эээ... Исәнмесез, җир кешеләре! 
Ләйсән. Абау! Сез кемнәр? 
Адрик. Без башка планетадан. Ялгыш сезнең планетага килеп төштек. 
Строн. Җитмәсә машинабыз да ватылды...
Ләйсән. Мин − Ләйсән. Ә бу минем әтием Илнар. Ул машиналар ремонтлаучы. 
Адрик. О! Сез безгә ярдәм итмәссезме икән? 
Илнар абый. Төзәтеп карыйк соң алай булгач.
Гаррик. Җир кешеләре әйбәт кешеләр икән.
Лаврофан. Ә без сездән курыккан идек.
Адрик. Сезнең дә ашыйсы киләме ул? 
Гаррик. Адрик, җитәр инде сиңа. Гел ашау турында гына уйлыйсың син. 
Ләйсән. Әйдәгез мин сезне өчпочмаклар белән сыйлыйм. Якында гына кафе бар монда. 
Адрик. Өчпочмак? Сәер. Ну, ярар. 
Ләйсән һәм малайлар кафега китәләр. Илнар абый машина төзәтә. Бераздан инопланетяннар һәм Ләйсән кайталар. 
Адрик. Өчпочмак дигән әйберегез бигрәк тәмле икән. Рецептын язып бир әле, Ләйсән. Әнигә алып кайтам. 
Ләйсән. Ярар. Өчпочмак ашыйсыгыз килсә, безнең планетага кунакка килегез. 
Гаррик. Чакыруың өчен рәхмәт! 
Илнар абый. Егетләр, машина әзер. 
Строн. Дуслар, без юлга кузгалыйк инде. Әти-әниләр борчыладыр. 
Малайлар. Әйе, әйдәгез! 
Инопланетяннар саубуллашып очып китәләр. Ләйсән белән Илнар абый аларга кул болгап калалар. 
Тәмам.

Сираев Ильяс, «Адымнар − Чаллы» күптелле гимназиясенең 6 сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев