Сагынырмын әле...
Мәктәп еллары — күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм күңелле вакытларның берсе.
Мәктәп еллары — күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм күңелле вакытларның берсе. Бу чынлап та бик дөрес. Мәктәп кешегә бик мөһим булган белемне генә түгел, тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм мөстәкыйльлеккә өйрәтә.
Беренче уку көнемне кичәгедәй хәтерлим, ә бүген инде мин 9нчы сыйныфта укыйм. Бу шатлыклы да, моңсу да. Кеше, укучы үзенең тугызьеллык гомере белән хушлаша дисәң дә була. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда — әлегә таныш булмаган яңа, мөстәкыйль тормыш.
Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, начар билгеләр өчен әрләүләр искә төшәр. Ләкин мәктәпне тәмамлаган дусларым: "Беразга гына булса да мәктәпкә кайтасы иде" - дип моңсуланалар.
Рүзәл Шәмсевәлиев — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев