Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сабыр кыз

Бик якында яшәсә дә алар, Очрашулар була бик сирәк. Тик шулай да, йөрәкләре белән Бер-берсенә алар бик кирәк.

Дәресен карый кыз бала,
Карап кичке аланга.
Нидер көткән сыман үзе,
Үкенгәндәй калганга.

Калмас иде, жибәрми бит,
Кырыс аның әткәсе.
Аланга да чыгармый шул,
Сагышлана әнкәсе.

«Чыгар инде шул баламны,
Күз уңыннан югалмас,
Каршыдагы шул аланнан,
Берсе дә урлап качмас!» -

Шулай уйлый әни жаны,
Кырыстыр шул әти күңеле,
Яхшылык тели ул кызына,
Аңлыйдыр да үсмер күңеле.

Тәрбиясе дөрес ул баланың,
Шуңа аңлый һәрбер сүзне ул.
Каршы төшми әткәй әйткән сүзгә,
Тавышланмый, һәрчак тыныч ул.

Үз-үзен кыз шулай юатадыр:
- Әти эшкә киткәч, бер дигән!
Йөг(е)реп чыгам мин ул аланга,
Көт син мине, матур, төз имән!

Шул аланда ялгыз имән үсә,
Шундый яшьтер үзе, матур, төз.
Көтә инде шушы сабыр кызны,
Иртә-кичен, язын, кышын, көз. 

Нигә жәен көтми? Чөнки белә,
Очрашулар анда язмаган.
Кыз бит әле сабыр гына түгел,
Көлгенә сыман, үзе бик уңган.

Бик якында яшәсә дә алар,
Очрашулар була бик сирәк.
Тик шулай да, йөрәкләре белән
Бер-берсенә алар бик кирәк.

Үтте вакыт, кызый буйга житте,
Тагы да чибәр, уңган булды ул.
Теге имән түзем булды, көтте,
Үз-үзенә әйтте: «Сабыр бул!»

Вакыт үтте, укулар да бетте,
Әти күңеле шактый йомшарды.
Кызына ул инде рөхсәт бирде,
Тулысынча аңар ышанды.

Күпме вакыт көтте сабыр кызый
Һәм, ниһаять, кыз бик сөенде.
Бар эшләрен ташлап чыгып китте,
Имәненә килеп сыенды.

«Имән» диеп, сурәтләгән булдым,
Лачын кебек, житез егетне.
Мәңге яклар кызны, шашып сөяр,
Күрсәтмичә һичбер хөсетлек. 

Очраштылар бу түземле жаннар,
Мәңге аерылмас кебек тоелды.
Күпме уйлар, байтак кайнар хисләр,
Йөрәк түрләренә уелды. 

Хәзер инде һәр кич саен «Имән»
Көтеп ала өзелеп сөйгәнен.
Серләшеп тә һич тә туймый алар,
Сизмәенчә вакыт үткәнен. 

Сабыр булсаң, төптә ята алтын,
Үрелергә буең житмәстер,
Сабыр ит син, буең үссен бераз,
Сиңа язган читкә китмәстер. 

Камилә Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев