Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сабак (булган хәл)

Бу көнне малайларыбыз, эшләгән эшләрен яшермичә, шунда ук танырга кирәклеген аңладылар.

Безнең мәктәптә бик үзенчәлекле бер малай бар. Ул, сигезенче сыйныфта укыса да, ничектер, акылга сай кеше кебек, һәр дәрестә трай тибеп утыра.

Беркөнне шул малай мәктәпкә ябыша торган уенчык (лизун) алып килгән. Ул уенчык тәнәфес саен сыйныф бүлмәсе буенча «очып» йөрде һәм, көтмәгәндә, түшәмгә ябышып калды. Һич кенә дә төшәргә җыенмады. Баштан һәммәбезгә бик кызык тоелды, шыр-шыр көлештек. Илгиз, чүп савытын алып, шуның белән «ябышкак»ны төртеп төшермәкче булды, тик буе җитмәде. Кыңгырау шалтырады, сыйныф бүлмәсенә укытучы килеп керде. Малайлар, май ашаган мәче кебек, тынып калдылар. Шул вакыттан алып ябышкак уенчык түшәмдә «яши» башлады.

Икенче көнне дәрескә кергәндә дә лизун шунда иде. Малайлар, укытучы күрмәсен, дип, куркышып утырдылар.

Атна үтте. Дүшәмбе көнне укучылар тагын шул сыйныф бүлмәсенә дәрескә керделәр. Математикадан контроль эш. Сыйныф бүлмәсендә тынлык. Укытучы рәтләр буенча йөри.

Ул бер укучы янында тукталды да:
– Үзең эшлә! – диде. 

Укучылар шул чакта түшәмдәге лизунның сузыла-сузыла төшеп баруын күрделәр. Ул нәкъ укытучының башы турысына төшәргә чамалый бугай. Барысы да «ах» итеп, сулыш алудан туктагандай булдылар... 

Лизун шап итеп укытучының җилкәсенә килеп төшмәсенме?! Коточкыч тынлык...

Барысы да укытучының ачуын көтеп, тынсыз калды... Әмма укытучы тыныч кына: «Бу кайсыгызның эше?» – дип сорады. Берәү дә эндәшмәгәч, сорауны кабатлады. 
– Сез үз эшегез өчен җавап бирә белергә тиешсез, – диде.

Ниһаять, гаеплеләрнең берсе «Мин» диде. Артына борылып карагач, укытучы: «Тагын кем?» дип сорады. Башта малайлар үз гаепләрен шунда ук танымадылар, ләкин соңыннан гафу үтенделәр. 

Бу көнне малайларыбыз, эшләгән эшләрен яшермичә, шунда ук танырга кирәклеген аңладылар. Шул рәвешле укытучыбыз безгә гомер буена җитәрлек сабак бирде.

Гимазетдинова Әминә, 11 нче А сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев