Сабак
Җил, тизлек, рәхәт...Чү! Песи баласы! Каян килеп чыкты ул? Кечкенә хайванны таптамас өчен, Шамил рульне икенче якка борган һәм юлдан чыгып очкан...
Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда яшәгән, ди өч дус. Бик тату булганнар, бервакытта да сүзгә килмәгәннәр, ди. Исемнәре дә гади, бер- берсенә охшаш: Гамил, Камил, Шамил. Башта балалар бакчасына, аннан мәктәпкә бергә йөргәннәр.
Шулай көн артыннан көн үткән, малайлар үсеп җиткән. Көннәрнең берендә Шамилнең әтисе үзенә матай алып кайткан. Малайлар йөреп карарга бик кызыкканнар. Көннәре матай янында узган. Шамил әтисеннән күпме генә сораса да, дөнья күргән олы кеше йөреп карарга рөхсәт бирмәгән.
Матайда йөрү бәхете малайга әтисе эшкә киткәч тәтегән. Гамил белән Камилнең сүзен тыңламаган Шамил, җилдергән генә. Матайга йөртү таныклыгың булмаган килеш утырырга, авыл урамнарында да тизлекне арттырырга ярамаганлыгын исәпкә дә алмаган. Бер көн йөри, ике көн. Өченче көнне дә йөрергә чыккан ул. Нишләп йөрмәсен әле, ул бит инде зур малай, янәсе.
Беркөнне Гамил Шамилне бик туктатырга теләсә дә, тегесе уйлап та карамаган. Җил, тизлек, рәхәт...Чү! Песи баласы! Каян килеп чыкты ул? Кечкенә хайванны таптамас өчен, Шамил рульне икенче якка борган һәм юлдан чыгып очкан...
Хастаханәләрдә озак ятарга туры килгән Шамилгә. Ул яңадан йөрергә өйрәнгән. Чын дуслары – Гамил белән Камил гел аның янында булганнар. Бу очрак аларның барысы өчен дә сабак булган.
Данис Әхмәтов, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе, 8нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев