Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Румиянең бәхете

Бу көнне үзенең иң якын дустын тапкан Румиядән дә бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда!

Быел кыш аеруча салкын булса да, балалар көн саен мәктәптән кайткач, чана 
шуарга йөгерәләр, Румия дә алардан калмый. Әнисе - "салкын тидерәсең 
бит!" - дип әйтсә дә, өшеп бетеп, битләр кып-кызыл булса да, кыз өенә 
кайтырга ашыкмый иде. Өйгә кайткач, кайнар чәй эчеп, Актәпи исемле песие 
белән уйный ул. Румия үзенең кечкенә дустын бик ярата,  гел бергә инде 
алар.
Бүген дә кыз мәктәптән кайтты да урамга ашыкты. Өйдән чыкканда, ишек 
ачылып калганын да күрмәде ул. Кич җиткәч кенә кайтты Румия. Ни гаҗәп, 
әнисе кызын ишек ачык калдырганга әллә ни орышмады, чөнки кәефе яхшы 
иде анасының.
Чишенеп, чәй эчкәч, Румия Актәпине эзләргә кереште, ләкин беркайдан да 
аны тапмады. Әнисе дә песине буген күрмәгән икән. Бөтен өйне карап 
чыксалар да, ул табылмады. Бөтен гаилә дә кечкенә дуслары өчен бик 
борчылды. Аны тапмагач, алар урамга эзләргә чыктылар. Кич буе эзләп 
йөрделәр алар Актәпине, ләкин аның эзен дә тапмадылар. Төн җиткәч, кире 
кайтырга туры килде аларга. Урамда буран дулый, кар ява. Төне буе йоклый 
алмый ятты Румия үзенең песие өчен кайгырып.
Иртән әнисе күрше Галия әбигә сөт кертергә китте һәм аннан бик бәхетле 
булып, Актәпине күтәреп чыкты. Карчык урамда песине тапкач, аны 
кызганган һәм үзенә алып кергән булган. Бу көнне үзенең иң якын дустын 
тапкан Румиядән дә бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда!

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы Вәлиәхмәтова Дилбәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев