Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җәүһәрләрне барлыйбыз

Кич утырып әбкәм белән барладык үткәннәрне...

Сурәтен тотып

(Бабама багышлана)

Карт бабам сурәтен тотып,

Урамнарны буйладым.

Үлемсез полк сафларында

Озын юллар урадым.

             Искә төшә әниемнең

             Сөйләгән һәрбер сүзе.

             Бабам батыр, кыю булган,

             Машина йөрткән үзе.

Машинасында – генерал,

Зур кеше, хәрби кеше.

Үзеңнән дә ныграк аны

Сакларга кирәк кеше.

              Фронт юлларын биш ел буе

              Уңга-сулга иңләгән.

              Оста йөрткән машинасын,

              Пуля, бомба тимәгән.

Дошман уты тимәсен, дип,

Гел уяу йөргән бабам.

Генералның Рәхмәт хаты –

Шуңа бер дәлил калган.

               Орден-медальләре бик күп,

               Шкаф түрендә саклана.

               Ил язмышын сыйдырганнар –

               Тарих, истәлек алар.

Карт бабам сурәтен тотып,

Җиңү көненә чыктым.

Дөнья имин, күкләр аяз,

Җирдә булсын тынычлык!

Камилә Хөҗҗәтова, Актаныш кызы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, 6Б сыйныфы.

 

Иң җылы бәйрәм!

Якты кояш җылы нурлар сибә!

Бүген бездә – Җиңү бәйрәме!

Бабайларны уйлап, күздә – яшьләр,

Кулларымда чәчәк бәйләме!

Парад, марш, барабаннар,

Җир – оркестрны хәтерләтә!

Зур рәхмәт сезгә, Ветераннар,

Сезнең җиңү безнең хәтерләрдә!

Зәлинә Миннеханова, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия, 3В сыйныфы.

 

77ел

Менә тагын язлар җитеп,

Май айларына кердек.

Җиңүнең 77 еллыгын

Бәйрәм итәрбез, дидек.

 

Җиңү бәйрәме җитүгә

Килә халык һәйкәлгә.

Җиңү яулаучы батырлар –

Ветеранга  рәхмәт әйтергә.

 

Ватан-Ана һәйкәле дә

Балкып тора ерактан.

Җиңүчеләрне хөрмәтләп,

Безне янына җыйган.

        

Мәңгелек ут янып тора,

Әйтерсең яшәү дәрте.

Ут һәм ялкын булып тибә,

Батырларның йөрәге.

        

Туган илен саклап алар,

Сугыш кырында үлгән.

Ватан яугирләрнең исемен,

Диварларга тезелгән.

 

Авыр сугыш еллары,

Бик күп кайгы китергән.

Җиңүгә булган ышаныч

Яшәүгә өмет биргән.

         

Яшь буын кулында чәчәк,

Алар – җиңүчеләргә.

Бүтән булмасын сугыш, дип

Кала  безгә теләргә!

 

Ялгыз ана

Сугыш – нинди кайгы,

Ачы хәсрәт бу сүздә.

Сугыш китергән бәлаләр,

Аналарга бит төшә.

 

Улын югалткан ана,

Кайгысыннан картайган.

Аның сөекле баласы

Алман илендә калган.

 

Ана ялгыз гомер сөрә

Хәтерендә уллары.

Улы өчен дога кылып

Күтәрелә куллары.

         

Улым, ди ул, кичер мине,

Сине саклый алмадым.

Гомереңне биреп, сабыем

Ватаныңны сакладың!

Диана Шәймәрданова, Чаллы шәһәре, 31 мәктәп, 9А сыйныфы.

 

Җәүһәрләрне барлыйбыз

Кич утырып әбкәм белән

Барладык үткәннәрне.

«Һәр җәүһәр ул – бер тарих», - дип,

Башлады әбкәм сүзне.

Мин тыңлыймын, әби сөйли,
Һәр истәлек – бер тарих!

Әкрен генә көйли-көйли,

Үткәнгә кайтып барыш.

 

«Менә бизәкле итекләр –

Читекләрем бар минем.

Аларны бик тә яратып

Бәйрәмнәрдә кидем мин.

 

Ә монысы – алкаларым,

Беләзегем, чулпылар.

Әбиемнән, әниемнән

Истәлеккә калдылар.

 

Монысы – укалы калфак

Сандыкта ятты озак.

Бу калфакны, бәбкәем,

Кадерләп кидем һәрчак.

 

Күрче, чигүле алъяпкыч

Әллә кайдан күренә.

Билләремә яба төшкәч,

Бик килеште  үземә».

 

Әбием мирас иттереп,

Сандыкны бирде миңа.

Сакла, хәзинә итеп

Истәлек булсын сиңа.

Илүзә Галимова, Әгерҗе районы,  Девятерня мәктәбе, 6нчы сыйныф.

 

Әй син, сугыш...

Әй, син, сугыш, күпме күз яшьләре,

Күпме язмыш белән уйнадың.

Сабыйларны бер дә аямадың,

Бер гөнаһсыз диеп тормадың.

Ничә еллар буе бертуктаусыз

Син котырдың, ваттың, җимердең.

Күпме шәһәр, авыл юкка чыкты,

Сыттың хәтта корыч-тимерне.

Синең каты салкын кулларыңны

Тойды безнең бөтен ил халкы.

Тик барыбер бирешмәде алар,

Бирешмәде, антын бозмады.

77 ел быел зур Җиңүгә

Ветераннар калды бик сирәк.

Баш иябез рәхмәт сүзе әйтеп,

Тыныч тормыш безгә гел кирәк.

Зәлия Сафина, Актаныш районы, Богады мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев