Рәхмәтлемен мин сиңа!
Актаныш районы Сәфәр мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Фатихов Раяз язган шигырь
Туган җир
Мин яратам туган авылымны
Мин яратам туган җиремне.
Чынлап сөйсәм, туган авылымны
Шушы олы бәхет түгелме?
Яратамын авылым урманнарын,
Чишмәләрен, басу-кырларын.
Безнең якта гына җырлана торган
Халкымның моңлы җырларын.
Җәен җыябыз җиләген,
Тутырып чиләкләрен,
Болыннан кайтасы килми,
Тулса да чиләкләрем.
Туган авылым, туган җирем
Бик кадерле син миңа.
Монда тудым, монда үсәм
Рәхмәтлемен мин сиңа!
Актаныш районы Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Фатихов Раяз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев